Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Активлар, уңышка ирешүчеләр, талантлылар бүләкләр алдылар

Күппрофильле көллияттә ел саен үткәрелә торган иң яхшы укытучыларны һәм студентларны бүләкләү тантанасы «Ел триумфы – 2019» булды.

– «Ел триумфы» ел саен сәхнәгә безнең көллиятнең иң яхшы мөгаллимнәрен, мастерларын һәм студентларын җыя. Сезнең һәркайсыгыз һөнәри белем бирү нәтиҗәләренә, эшче һөнәрләренең үсешенә, һөнәри осталык казанышларына алыштыргысыз өлеш кертте. Коллективка фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Без барыбыз бергә булганда гына көллиятне үстерүдә, һөнәри уңай имидж булдыруда зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз, – ди күппрофильле көллият директоры Ольга Еремеева.
 Студентларны һәм укытучыларны лаеклы җиңүләре белән котларга мәртәбәле кунаклар, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре, учреждение җитәкчеләре килде.
– Миңа ел саен әлеге чарада катнашу бик күңелле. Әлеге күңелле вакыйга безнең эшебезнең көйләнгән булуын, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүебезне раслый, зур җиңүләргә этәргеч булып тора, – дип билгеләп үтте «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Рәхмәт хатлары һәм директор стипендиясе белән 120дән артык студент бүләкләнде. Уку елы барышында алар тикшерү эшләре яздылар, спартакиадаларда, спорт бәйрәмнәрендә, шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда да катнаштылар, олимпиадаларда үзләрен күрсәттеләр, укуда уңышларга ирештеләр.
Көллиятнең чәчәк атуына өлеш кертүчеләрнең берсенең дә тырышлыгы читтә калмады, чөнки бүләкләү берничә номинациядә булды. Коллективларны, төркемнәрне хөрмәтләгән кебек, аерым студентларны да төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы булып студент тормышының бар өлкәләрендә дә үзләрен күрсәткән активлар арасыннан Гран-прига лаек булучыларның исемнәрен атау булды. Әлеге номинациядә икенче курс студентлары Ринат Шакиров һәм Ләйсән Мөбарәкшина танылды (рәсемдә). Дөрестән дә, алар – көллиятнең чын горурлыгы.
Ләйсән – «Челышев укулары» конкурсы, «Безнең турыда» видео­роликлар республика конкурсы, «Киләчәкне бергә сайлыйбыз» фәнни студентлар форумы, «21 гасыр һөнәриләре» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, «21 гасыр яшьләренең интеллектуаль потенциалы» республика конференциясе җиңүчесе.
 Ринат – «Мин президент булсам» Бөтенроссия конкурсы, «WorldSkills хәрәкәте кысаларында төзелеш тармагы белгечләренең тел компетентлылыгы» инглиз теле буенча лингвистик конкурста, «Тел, әдәбият, сәнгать» төбәкара олимпиадасында җиңүче, «Веб-дизайн һәм эшкәртелеш» компетенциясе буенча WorldSkills челтәр чемпионатында катнашучы, зур активист һәм көллияттә студентлыкны алга этәрүче булып тора.
 «Иң яхшы укытучы», «Иң яхшы мастер», «Иң яхшы һөнәри укытучы», «Иң яхшы яшь педагог» номинацияләрендә укытучылар, мас­терлар Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.  Алар студентларны - җиңүчеләрне төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга, конкурсларга гына әзерләп калмадылар, һөнәри квалификацияләрен күтәрү белән дә шөгыльләнделәр. Әһәмияте ягыннан иң югары булган «Көллиятнең алтын фонды» номинациясендә 9 кеше бүләкләнде. Директорлары Ольга Еремеева җитәкчелегендәге барлык педагогларның һәм студентларның көйләнгән хезмәте мәгариф өлкәсендә генэ түгел, иҗади эшчәнлектә дә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
 Менә озак еллар инде күппрофиль­ле көллият шәһәр мәктәпләре, мәдә­ни-ял итү учреждениеләре, «Форпост» яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте, «Тормыш» ирекле хәрәкәтне яклау үзәге, «Яшь армияче» хәрби-пат­риотик иҗтимагый хәрәкәте белән хезмәттәшлек итә. Көллият директоры ныклы хезмәттәшлек иткәннәре, һәр башлангычта ярдәм күрсәткәннәре өчен әлеге оешма җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев