Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ак калфаклы, ак күңелле ханымнар

Чистаебызда эшләп килүче «Ак калфак» җирле бүлекчәсе үзенең матур, игелекле эшләре белән сөендереп тора. Телебезне һәм динебезне сак лауда алар үткәргән чараларның барысын да язарга газетада урын җитмәс иде.

Бервакыт Рушания ханым Закировага VI Бөтендөнья татар конгрессы җыенына барырга насыйп була. Чистайдан бер төркем мөслимәләр Самара өлкәсенең Гали авылына килеп төшәләр...

Чит төбәктә аларны шаккаттырган нәрсәләр күп була. Биредә биш мәчет эшләп килә, авыл музее төзеп куйганнар. Шунда Рушания ханымның күңеленә: «Безнең Чистайда да күрсәтәсе нәрсәләр, эшлисе эшләр күп, кемдер эшләргә тиеш бит инде...», – дигән уйлар килә. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры киләме, нәкъ шушы вазифага үзе алынуын сизми дә кала ул. Балтач районына милли җыенга дип барган җиреннән исә зур планнар белән кайта. Тормышыңны, яшәешеңне нәрсә белән булса да бәйләргә, халкың, милләтең өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк дигән уй тынгылык бирми башлый. Хәер, гомер буе мәктәп тормышы белән яшәгән, балалар арасында кайнаган Рушания ханымның бу халәте аның рухи халәтенә аваздаш та... 21 ел татар гимназиясендә укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә ул, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Лаеклы ялга киткәч исә шәһәр зыялыларын, мөгаллимәләрен үзенә берләштергән иҗтимагый оешмага килеп керүе аның өчен рухи бер күтәрелү була дип әйтсәк тә, хата булмастыр...

Әмма, ни хикмәт, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗ тимагый оешмасының җир ле бүлегенә җитәкче итеп билге ләнгәч, бер мизгелгә ул үзен җиде юл чатында калгандай хис итә... Эшне каян башларга дигән сорау да тынгылык бирми үзенә. Оешманың элеккеге җитәкчесе Зөһрә Гарифуллина шул вакытта аңа киңәшләре белән ярдәмгә килә. Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын җитәкләгән Кадрия ханым Идрисовага шалтыратып, аны очрашуга чакыралар.

Очрашу исә көткәннән дә җылы, тәэсирлерәк килеп чыга. «Чистайда күрсәтә торган әйберләр күп. Эшләгән эшләрне дә, үзебезнең татарлыгыбызны да күрсәтә белергә кирәк», – ди Кадрия ханым. Миллилек белән диннең бергә үрелеп баруын да бик ошата. Кадрия ханымның шушы үтемле сүзләре күңелдәге шик-шөбһәләрне юып алгандай итә...

Шулай итеп, Рушания ханым Закирова җитәкчелегендә «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәсе җиң сызганып эшкә керешә. Шәһәребезнең Ислам үзәгендә аларга аерым бүлмә бирелә. Резолюция кабул ителә. Еллык, айлык планнар төзелә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки, алда әйткәнебезчә, «Ак калфак»ның төп максаты да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, аларны киләчәк буынга тапшыруга юнәлдерелгән эшләр башкарудан гыйбарәт. Җирле оешмага үзләрендә нәкъ менә шушы сыйфатларны туплаган, динле, иманлы ханымнар тартыла башлый. Аларны барысын да тел, дин, киләчәгебез язмышына битараф булмау, милләтпәрвәрлек сыйфатлары берләштерә дә инде... Телне саклау – әманәт. Әнә шушы әманәткә хыянәт итмичә, аның матурлыгын, аһәңен яшь буынга да җиткерү өстендә ак калфаклылар зур тырышлык куя. Киләчәгебез дигәннән, алар мәгариф бүлеге белән кулга кул тотынышып дигәндәй, әлеге максатка атлыйлар. Мәгариф бүлеге методисты Айгөл Гайфетдинова һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Нинди генә чара үткәрелсә дә, ул укучылар ара сында. Соңгы вакытта үткәрелгән Исламның 1100 еллыгына, Тукаебыз туган көненә багышланган кичәләрдә дә саф татарча сөйләүче малай-кызларны күрү әйтеп бетергесез шатлык булды!

«Ак калфак»лар җыела торган бүлмәдә «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән плакат игътибарымны аеруча җәлеп итте. Сорау бик урынлы куелган. Күпләрне бу уйландыргандыр да... Телебезгә мәхәббәт тәрбия ләүнең иң үтемле чарасы шушы да инде. Өйдә балаңа, оныгыңа туган телебездә бишек көе көйләмәсәң, туган телебездә аралашмасаң , эш узгач, кемгәдер үпкәләп йөрүдән ни мәгънә?!

Бердәмлектә көч дигәндәй, ак калфаклылар Бөтендөнья татар конгрессы, мөхтәсибәт белән дә тыгыз элемтәдә. Бергәләшеп Чистай халкына хезмәт итәләр. Шәһәр, район күләмендә нинди генә чара

үткәрелмәсен, алар бергә. Ә монда үткәрелеп килүче чараларны санап чыгарга газета бите җитмәс. «Ислам мәдәнияты һәм татар халкы мәдәнияты нигезләре» проекты нигезендә узган төрле чаралар, Халыклар дуслыгы фестивале, « Шәһәребезнең танылган шәхесләре» дигән һәм башка бик күп милли һәм дини бәйрәмнәр дә да алар катнашында узган. Берсеннән-берсе мөлаем, уңган-булган ханымнар... Милли калфакларын, матур күлмәкләрен киеп, тезелешеп басканда, ихластан горурланып куясың! Билгеле, әлеге күркәмлекнең башында тынгысыз, киң күңелле, зур оештыру сәләтенә ия булган Рушания ханым тора. Бар нәрсәгә өлгерә ул: сценарий да, шигырьләр дә яза, чараларны да үзе алып бара, кыс касы, үзе артыннан ияртә белә... Ә менә Гүзәл Вәлиева, Кадрия Әхмәтвәлиева, Фәүзия Җиһаншиналар чигү осталары! Алар халкыбызның кул эшләрен бүгенге көнгә хәтле саклап киләләр, калфаклар, намазлыклар чигәләр. Бу эштә 2нче лицей укытучысы Галина Кузьмина ярдәм итә. Тарихчылар Әлфия Хәкимова, Альмира Шәрифуллина халкыбызның үткәне, танылган шәхесләр турында сөйләгәндә шушы дәвергә кайткандай буласың... Лилия Хәсәнова, Флера Мусина, Зөлфия Шәйхетдинова, Зәйтүнә Сафина, Гөлгенә Кыя мова, Гөлсинә Сафина, Роза Сөләймановалар да җирле оешманың актив әгъзалары.

«Ак калфак» ның эше шәһәр кысаларында гына чикләнми, алар район авылларына чыгып, халык белән аралашалар, төрле милли чаралар, музейларга сәяхәтләр үткәрәләр. Бергәләшеп Татар Баганалысы авылында кул эшләре бәйрәме, Татар Ялтанында самавыр бәйрәме уздырганнар. Ерак чишмәләрне сак лап, чистартып торуны да алар үзләренең бурычы дип саный. Җирле татар театрында да ак калфаклы ханымнарның уйнавын сокланып карыйбыз. «Алты кызга бер кияү» спектаклендә үзләрен чын сәхнә йолдызлары итеп таныттылар. Булганнан бар да була дип нәкъ менә шундыйларга әйтәләрдер дә инде...

Татар хатын-кызларының өлгесе булган ак калфаклы ханымнар үзләренең нурлы йөзле, зыялы, тыйнак булулары белән дә бар кешедә сок лану уята. Чын татар хатын-кызының асыл сыйфатларын гәүдәләндергән әлеге ханымнар милләтебезгә һәм динебезгә хезмәт итүдә игелекле эшләрен алда да дәвам итәрләр, аларның сафлары тагын да ишәер иншАллаһ.

Сүз уңаенда

Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Аның төп максаты – бөтен дөньяда «Ак калфак» оешмасының бүлекчәләрен оештырып, халкыбызның мирасын киләчәк буынга тапшыру. Әлеге оешманың Татарсанда 162 бүлекчәсе, шул исәптән, безнең Чис таебызда да, эшләп килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев