Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Агымдагы ел башыннан шәһәргә 18 меңнән артык ял итүче килгән

    Үсештә яңа мөмкинлекләр табу

    Елга портына бер-бер артлы килеп туктаучы теп лоходлар, урамнар буйлап йөрүче туристлар – Чистай халкы өчен гадәти күренеш.

    Агымдагы ел башыннан шәһәргә 18 меңнән артык ял итүче килгән. Бу моннан алдагы елларга караганда берничә тапкырга кимрәк һәм моның сәбәбе – коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл, шуңа күрә туристлык сезоны гадәттәгедән соңрак башланып китте.

    Җәй көне туристлар, нигездә, теплоходларда килә. Автобусларда килүчеләр дә аз түгел. Сентябрьгә дә гаризалар бар. Кунаклар өчен шәһәрнең үзәк урамнары, музейлар буйлап экскурсияләр үткәрәләр, алар бакчаларда, паркларда, сувенир салонында да булалар. Туристлар җирле халыкның кунакчыл булуын билгеләп үтәләр, аларны гүзәл табигать һәм Чулман буендагы шәһәрнең күп гасырлык тарихы җәлеп итә. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та шул фикердә тора. Шушы көннәрдә ул Чис тайга эш сәфәре белән килеп китте. Район башлыгы Дмит рий Иванов белән бергә алар шәһәрнең төп туристик объектларында булдылар.

    – Эш сәфәремнең максаты – туризм объектларын карап йөрү генә түгел, ә хезмәт коллективлары белән очрашу. Бу алга таба планнар билгеләү, районның туристик тармагын үстерү өчен эшләнә. Әлбәттә, шәһәр үзәгенең уникаль мәдәни-тарихи өлеше төп булып кала. Бәлки, гастрономия туризмы темасы буенча фикер алышу да булыр. Чистайда икмәк белән бәйле традицияләр барлыгы сер түгел, сыра кайнату заводы эшли, гастрономиянең башка кызыклы традицияләре дә бар, – дип ассызыклады Сергей Иванов.

    Шулай ук ул пандемия аркасында зыян күргән туристик тармак тиз торгызыла дип билгеләп үтте. Кешеләр актив сәяхәт итәләр, алар республика башкаласына гына түгел, Татарстан районнарына һәм шәһәрләренә дә киләләр.

    – Круиз агымы тулысынча диярлек торгызылды. Туристларның, нигездә, җәйге чорда шәһәргә килү тенден ция се күзәтелә, әмма Чистайның моны үзгәртү өчен потенциалы зур. Шәһәр ел саен 1,5 миллионга кадәр туристны кабул итә ала. Биредәге объектларның күпчелеге барлык сезоннарга да туры килә, шуңа күрә безнең бурычыбыз кешеләрне кызыксындырган, ял итүчеләр елның теләсә кайсы вакытында актив киләчәк вакыйгалы, яңа турис тик продуктлар уйлап табу.

    – Үсү һәм яңалык кертү өчен еш кына матди ярдәм кирәк. Ул бармы?

    – Әлбәттә, идеяләр дә, ярдәм дә бар. Район җитәкчелегенең аралашуга һәрвакыт ачык булуы сөендерә. Район башлыгы белән берлектә барысы да тикшерелә, аннары проектларны төрле программаларга кертү мөмкинлеге карала. Кыскасы, ярдәм барлык дәрәҗәләрдә дә бар. Ул шәһәр бизнес-җәмәгатьчелегеннән дә булсын иде, чөнки теләсә кайсы проектта аңа акча кертергә, үстерергә теләгән кешеләр кирәк. Хәзер чистайлылар өчен туризм өлкәсендә бизнесны үстерүдә яңа юнәлешләр табу өчен яхшы мөмкинлек барлыкка килә, – дип билгеләп үтте Сергей Евгеньевич.

    Мәдәни мирасны саклауга, яңа туристик объектлар булдыруга, аларга ихтыяҗны арттыруга, алар тәкъдим итә торган хезмәтләр спектрын киңәйтүгә «Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» дип исемләнгән проект юнәлдерелгән. Россиянең берничә шәһәре белән беррәттән анда Чистай да катнаша. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында шәһәргә Санкт-Петербургның инвестицион төзелеш проектлары фонды вәкилләре килде.

    – Бу проект БРИКС банкы белән берлектә Мәдәният министр лыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Быел мәдәни мирас объектларын проектлауга һәм төзекләндерүгә катнашучыларны сайлап алу планлаштырыла. Чистайдан гаризада төзекләндереләчәк 12 объект теркәлгән, башка берничә объект регенерациягә эләкте. Без әлеге объектларны нинди хәлдә булуларын карау өчен килдек. Бу алга таба проектлау өчен кирәк, аңа ике елга якын вакыт бирелгән. Шуннан соң төзекләндерү эшләре башланачак, гомумән алганда, прог рамма 6 елга исәпләнгән. Безгә биредә эшләү рәхәт. Чистайдагы коллегаларыбыз нык ярдәм итәләр, алар әлеге проект белән кызыксыналар, – дип аңлата Санкт-Петербургның инвес тицион төзелеш проектлары фондының проектлау һәм төзү бүлеге баш белгече Дмитрий Денисов.

    Объектларны караганнан соң хакимияттә район башлыгы, ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре һәм башка белгечләр белән очрашу булды, анда эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: