8 октябрьдә, «Урман утырту көне» республика акциясе кысаларында, Мөслим авыл җирлегендә «Агач утырт һәм аны сакла» дигән агачлар утырту буенча экологик шимбә өмәсе булып узды.
Агачлар утыртырга авылдагы бюджет оешмалары хезмәткәрләре, Мөслим һәм Бахта авылларында яшәүчеләр чыктылар.
Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаров сүзләренә караганда, Мөслим буасы янындагы территориягә һәм Бахта авылында, ел саен милли бәйрәм - Питрау үткәрелә торган урында, 126 миләш, 100 каен һәм 5 меңгә якын нарат агачы үсентеләре утыртылган. Үсентеләр бер көн алдан Биләр урманчылыгы питомнигыннан кайтартылган, аның җитәкчесе урынбасары - Мөслим авылында яшәүче Рамил Нуруллин әлеге акциядә шәхсән катнашты.
- Агачлар утырту һәрвакыт изге гамәл булып саналды, - дип билгеләп үтте Рамил Нуруллин. - Әмма иң мөһиме - яшь үсентеләр үсеп китсеннәр һәм язын яшел яфрак ярып, күзләрне иркәләсеннәр.
Утыртылган агачлар берничә елдан соң яшәүчеләрне үз матурлыклары белән сөендереп торырлар дип ышанасы килә. Агачны утырту гына түгел, ә аны саклап калу да мөһим. Утыртылган һәр игелек агачы һәр кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл мөнәсәбәт уятсын. Үз кече ватаныңның патриоты булу - һәр кешенең бурычы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев