Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Аерым режим кертелде!

    7 июльдә Чистай муниципаль районы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.

    Ул 24 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карар Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тарафыннан кабул ителде. Документта әйтелгәнчә, бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта азык әзерләү, сүз мангалар һәм учаклар турында бара, тыела.
    Янгын чыгу куркынычы булган урман янәшәсендәге торак пунктлар территориясен­дә, шулай ук урман белән чиктәш булган бакчачылык җәмгыятьләрендә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм башка объектларда 1-3 класс  куркынычлыгы булган пиротехник әйберләр кулланырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны зур штрафлар көтә.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: