Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аерым игътибар таләп итә торган вакыт җитте

Ноябрь-декабрь айларында юл-транспорт вакыйгалары саны арта.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә узды.

Анда ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, шәһәр башкарма комитеты, юл оешмалары, халыкны ташу буенча хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм башкалар катнашты.

– Юл-транспорт һәлакәт ләрендә имгәнүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, кимеде һәм 59 кеше тәшкил итте, 2020 елда андыйлар 75 булган. Юл-транспорт һәлакәтләре саны шулай ук кимеде һәм 91 очрак тәшкил итте, әмма юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны, ни кызганыч, 5 кешегә артты, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Ул шулай ук катнашучы ларның игътибарын юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый торган факторларга юнәлтте.

– Хәзер ел фасылына бәйле рәвештә юл шартлары начарланачак: бозлавык, кар көртләре хасил булачак. Юл һәм күзәтчелек хезмәтләренең автомобиль юлларының торышын игътибар белән күзәтүләрен сорыйм, – диде ул.

 

10 ай эчендә 59 юл-транспорт һәлакәте булган

2021 елның узган чорында авариялелек торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илнар Шәмсетдинов сөйләде.

– 10 ай нәтиҗәләре буенча 59 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган, 91 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шәһәрдә 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 45 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, районда – 29, аларда 10 кеше һәлак булган, 46 кеше имгәнгән, – дип статистиканы яңгыратты Илнар Шәмсетдинов.

Юл-транспорт һәлакәт ләренең төп сәбәпләре арасында ул тизлекне арттыруны, каршы як полосасына чыгуны, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуны һәм башкаларны атады.

Исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 16 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2 елдан артмаган стажы булган машина йөртүчеләр гаебе белән 6 авария килеп чыккан, аларда 9 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Агымдагы елның 10 аенда район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар килеп чыккан урыннарда урам-юл челтәрен карап тоту һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

 

Кышкы чорга әзерләр

Утырыш барышында юл һәм коммуналь хезмәтләрнең кышкы чорга әзерлеге мәсьәләсе каралды. 2019-2020нче еллардагы аварияләргә үткәрелгән анализдан күренгәнчә, узган елның ноябрь һәм декабрь айларында 6 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 10 граждан һәлак булган. Шуларның берсе кышкы чорда юлларны тиешенчә карап тотмау сәбәпле килеп чыккан.

Юл һәм коммуналь предприя тиеләрнең кышкы чорда юлларны һәм урамнарны эксплуатацияләүгә әзерлеге турында аларның вәкилләре сөйләде. 2021-2022нче елларда көзге-кышкы чорга әзерлек барышында тиешле чаралар комплексы үткәрелгән: автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылган, юл кырыйлары чистартылган, суүткәргеч торбалар җайланмалары чистартылган һәм башка эшләр башкарылган.

Чыгыш ясаучылар ел саен карны сыйфатлы чистартуга комачаулаучы юл кырыенда калдырылган автомобильләргә бәйле проблемага игътибар юнәлттеләр.

– Кыш көне шәһәр территориясен кардан чистарту күп көч таләп итә торган хезмәт. Кышкы чорда аны оештыру Энгельс, Лев Толстой, Мир һәм Карл Маркс урамнарында юл кырыйларында калдырылган автомобильләргә, карның күп явуына, аның дәвамлыгына, яуган карның күләменә, шулай ук температура шартларына: ком-тоз катнашмасының максималь эш температурасы -15 градус, бәйле рәвештә катлаулана, – дип билгеләп үтте коммуналь предприятие җитәкчесе Рамил Ситдыйков.

Бозлавыкны бетерү өчен 4 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Агымдагы елда предприятие әлеге эш төрендә КамАЗ базасында катнаш юл машиналарын һәм 4 ком сиптерү җайланмасын файдаланачак.

Көзге-кышкы чорда юлларны карап тоту турында юл хуҗалыгы директоры урынбасары мәгълүмат бирде.

– Предприятие 284 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә, шул исәптән асфальт-бетон өслекле – 254 км, вак таш-гравийлы – 12 км, грунт юллары – 18 километр. 2021-2022нче елларның көзге-кышкы чорында юлларны карап тоту эшенә барысы да әзер. Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле техника һәм механизмнар бар, – диде Рамил Хәйруллин.

 

Пассажирлар йөртүгә аерым игътибар

Утырышта шәһәр автобус паркының торышы һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре каралды.

Автобус паркының техник торышы, автобус йөртүчеләрне аның белән идарә итүгә кертүне оештыру, халыкны ташу буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын мониторинглау турында шәһәрнең пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы компания җитәкчесе хәбәр итте.

– Көн саен линиягә 30 автобус чыга. Шуңа бәйле рәвештә, көндә машина йөртүчеләрне транспорт чаралары белән идарә итүгә кертү һәм аларның техник торышын тикшерү буенча эш алып барыла. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, өстәмә тикшерүләр һәм инструктажлар үткәрү белән әлеге эшне көчәйтергә карар ителде. Автобусларның техник торышын тикшерү сыйфатын яхшырту һәм барлык автобусларда машина йөртүчеләрнең эшен контрольдә тоту өчен юлдагы хәлне һәм салонны төшерүче 2шәр видеокамера урнаштырылды, машина йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында даими рәвештә кисәтү һәм аңлату эшләре алып барыла, – дип ассызыклады Сергей Королев.

Ул шулай ук кышкы вакытта үзәк район дәваханәсе тукталышы янында барлыкка килә торган проблеманы да әйтеп үтте.

– Тукталышка каршы урында машина йөртүчеләр үз машиналарын куялар һәм автобуслар борылып китә алмыйлар, – дип билгеләп үтте Сергей Васильевич.

Комиссия әгъзалары якын арада анда машина куюны тыючы билгеләр куелачагын билгеләп үттеләр.

 

Авыр йөкле транспортны контрольгә алырга

Авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте юлларның төп эксплуатацион күрсәткечләре, юл конструкциясенең тигезлеге һәм ныклыгы сизелерлек начараюга, шулай ук ярыклар, чокыр-чакырлар барлыкка китереп, юл хәрәкәте иминлегенә сизелерлек йогынты ясый торган өслекнең утыруына һәм бозылуына китерә.

Бу проблеманы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле дә кузгатты.

– Авыр йөкләрне ташу юл өслегендә чокыр-чакырлар барлыкка килүгә генә түгел, ә ясалма корылмалар җимерелүгә дә китерә. Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәтсез хәрәкәт итүен һәм аларның юл өслегенә йогынтысын киметүнең бердәнбер нәтиҗәле чарасы – авырлык контроле. Урам-юл челтәрен вакытыннан алда җимерүдән саклап калу өчен учреждение белгечләренә авыр габаритлы параметрлардан артып китү билгеләрен күргәндә транспорт чараларын туктатуда Россия Эчке эшләр министрлыгының район эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләренең ярдәм итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм, – дип тәкъдим кертте «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Гаффаров.

 

Штрафлар түләтелгән

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.8, 12.26нчы маддәләрендә каралган хокук бозулар фактлары буенча суд органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләтү буенча (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү, исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру, исереклекне раслау өчен медицина тикшерүе узудан баш тартү) башкарылган эш турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай район бүлеге башлыгы Фәнис Мөхәммәдиев хәбәр итте.

– Ел башыннан 11 ноябрьгә кадәр ЮХИДИ файдасына 11535 миллион сумлык административ штрафлар түләтү буенча 7533 башкарма производство кузгатыла. Күрсәтелгән категория буенча 10038 миллион сумлык 7432 башкару производствосы төгәлләнгән, шуларның 6966сы, ягъни 9452 миллион сум, фактик алынган. Тәмамланган башкару производстволар буенча фактта түләттерү дәрәҗәсе 94,2 процент тәшкил итә, – дип хәбәр итте Фәнис Фәрит улы.

Шулай ук халыктан кергән сораулар да каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев