Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ачыктан-ачык тыңлаулар булды

    Чистай шәһәр Советында ачыктан-ачык тыңлаулар узды, аны "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов алып барды.

    Тыңлауларда Чистай шәһәр Советының "2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлы чорына Татарстан Респуб­ликасы Чистай муниципаль районы "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында"гы карар проекты каралды. Мәгълүмат белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова чыкты. Чистайлы А. Баронинның ачыктан-ачык тыңлауларга кергән тәкъдимнәрен М. Ксенофонтов җиткерде. Сүз уңаенда, шәһәр бюджеты проекты әлегә эшләнеп бетмәгән, ул прокуратура һәм контроль-хисап палатасы нәтиҗәләрен исәпкә алып, депутат комиссияләрендә һәм депутат тыңлауларында каралачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: