Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Аҗаган» бүгенге мәктәп укучы­ларының да яраткан уены булып кала

    Ул уенны яратучы яшь чистайлыларның саны көннән-көн арта бара, ә алар «Ватан» үзәге базасында уза.

    Менә бу юлы да уенда катнашырга ун команда теләк белдерде, шуларның берсе Чистай Выселкасыннан.
    - Үсмер чагыбызда без дә сезнең кебек үк «Аҗаган» уенын бик теләп уйнадык, - дип ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. - Без дә сезнең кебек нык дулкынлана идек, беренчеләр булырга омтылдык, җиңүгә сөендек, җиңелүләргә борчылдык. Күпме яшьлек дәрте, җиңүгә омтылыш иде!
    Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушкин билгеләп үткәнчә, «Аҗаган» уены егетләрне армиягә әзерләүдә зур роль уйный. Үсмерләр хәрби-гамәли спорт төре белән шөгыльләнәләр, физик яктан камилләшәләр. «Юнармия» бөтенроссия хәрәкәте җирле бүлегенең штаб начальнигы Наил Бирюшев егетләргә хәерле юллар теләде.
    Оештыручылар-болар «Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәге коллективы, авырлыкларны җиңәргә психологик әзер булуның, экстремаль вәзгыятьтә хәрәкәт итү күнекмәләрен өйрәнүнең дә әһәмияте зур булуына ышаналар.
    - Без шулай ук төшеп калганнардан түгел, - дип ышаныч белән сөйлиләр кадет-интернат мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Аделина Ширшова һәм Анастасия Есина.
    - Сезгә «Аҗаган» уенында нәрсә күбрәк истә калды?
    - Пневматик винтовкадан ату, автоматны җыю һәм сүтү. Безнең идәннән, малайларның перекладинада күтәрелүе бик ошады. Билгеле, биредә ныклы әзерлексез берни эшләп булмый. Хәрби­ләштерелгән эстафеталар да күңелгә хуш килде.
    Сүз уңаеннан, «Аҗаган» прог­раммасына шулай ук визит­калар конкурсы һәм «Ратные страницы истории» интеллектуаль конкурсы кертелгән иде.
    Призер булган өч команда да Кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Өченче урынга 1нче гимназия вәкилләре (команданы хәрби-спорт уенына педагог Оксана Долгова әзерләде), икенче урынга 1нче лицей укучылары (Фоат Сөнгатуллин) лаек булды. Ә җиңүне узган елдагы кебек үк кадет мәктәп-интернаты (Максим Коноплев) яулады. Булдырдыгыз!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: