Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«90 ел гомер каян килгәндер! Үзем дә шаккатам!»

Истәлекле дата

Тәнзилә Хөснулла кызы Татар Баганалысы авылында туып үсә. Кече яшьтән үк колхозда, район кырларында хезмәт куя. Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә, нечкә иңнәрендә авыр тормыш йөген тартырга туры килә.

– Әтиебез фронтка киткәч, әни балалар белән берүзе кала. Ул үзенең биш баласы янына туганының ятим калган ике баласын да сыендыра, аларга бар йөрәк җылысын бирергә, җил-яңгыр тидермәскә тырыша. Гаиләдә иң өлкән бала буларак, миңа күп эшләргә, кече эне-сеңелләремне тәрбияләүдә әниемнең төп ярдәмчесе булырга туры килде, – дип сөйли Тәнзилә апа. – Без авыр йөкләрне дә үз җилкәбездә ташыдык, чөнки ул вакытта авыр техника юк иде. Миңа авыр капчыкларны аркага асып, җәяүләп озын юллар үтәргә дә туры килде. Урман кисү, кырларда иген игү, аларны эшкәртү кебек авыр эшләрне дә башкардык. Ул елларда яшәү бик авыр иде, ашарга-эчәргә юк, кычыткан, төрле үләннәр генә ачлыктан коткарды...

Тәнзилә апа сугыш башлануын яхшы хәтерли, әмма аның турында сөйләргә яратмый. Ә Җиңү көне турында иркенләп сөйләргә дә риза.

– Җиңү көнен хәбәр иткәндә мин кырда идем. Минем яныма шатлыклы хәбәр белән уртак лашырга энекәшем йөгереп килде. Калган ярты көнемне шатлыктан сикерә-сикерә эшләдем, – дип ул шатлык лы мизгелләрне елмаеп искә төшерә. – Безнең әтиебез декабрь аенда гына кайтты. Яхшы хәтерлим, ул көнне суга барырга җыенган идем, ерактан әти кайтканны күргәч, көянтә-чиләкләремне куйдым да, кире өйгә йөгердем, кадерле кешебезне өйдә барыбыз да бергә каршы алдык.

Тәнзилә апаны бернинди авырлыклар да куркытмый, ул һәрвакытта иң яхшы хезмәткәрләр арасында була, бу хакта аның күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары сөйли. Эшләрен ул депутатлык эшчәнлеге белән дә аралаштырып бара, берничә тапкыр авыл Советына, шулай ук район Советына депутат итеп сайлана.

Алар тормыш иптәше белән үзләре кебек үк хезмәт сөючән, ярдәмчел өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аның алты оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Алар аны үзләренең мәхәббәтләре, игътибарлы карашлары, кадер-хөрмәтләре белән җылытып, көч-куәт биреп торалар.

– Әбиебез – безнең нәселдә иң өлкән кешебез. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Үзенең үткән тормышын барлаганда, тормышның ул елларда нинди авыр булуын, әмма күңелләрен төшермәүләрен, нык ихтыярлы булуларын сөйләп безне сокландыра. Безнең өчен ул үрнәк, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык эталоны, – ди оныгы Радик Вафин.

Гаилә бәйрәменә дә карамастан, ул илдәге мөһим вакыйгадан читтә калмаган һәм сайлауларда катнашкан. Сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына күчмә урна һәм күчтәнәчләр белән килделәр.

– Өйдә тавыш биреп булуы бигрәк тә рәхәт. Үзеңнең гражданлык бурычыңны, һичшиксез, үтәргә кирәк, чөнки без бит киләчәгебезне сайлыйбыз! Мин оныкларыма да сайлауга барыгыз, үз фикерегезне белдерегез дип әйтәм, – ди Тәнзилә Хөснулла кызы.

Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәнзилә апа әле һаман бәйли, газета-журналлар укырга ярата, илдә барган вакыйгалар, яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдар. Шулай ук ул үзенең оныкчыклары белән вакытын бик рәхәтләнеп үткәрә, намаз, догалар укый.

– 90 яшь гомер кай арада үтеп киткән –ышанырлык та түгел! – дип шаярта Тәнзилә Хөснулла кызы. Ул озак яшәүнең сере дип активлыгын, һәрчак хәрәкәттә, хезмәттә булуын саный.

Үзенең матур гомер бәйрә мен ул якыннары, балалары, туганнары янәшәсендә билгеләп үтте. Ул гаиләдә иң өлкән кеше генә түгел, төп остаз да әле.

Без аны котлаучыларга их ластан кушылабыз һәм чын күңелебездән аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәрен келеге, якыннарының аның турында гел шулай кайгыртып, яратып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев