Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «772 көн без киеренке режимда эшләдек»

    Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталеннән 9 июньдә соңгы пациентны чыгардылар.

    Стационар бүлекләр элеккеге урыннарына кайталар, ә персонал элеккеге режимда эшли башлый.

    Бу вакыйганы медицина хезмәткәрләре өчен дә, чистайлылар өчен дә озак көтелгән вакыйга дип атарга мөмкин. Ике елдан артык медицина хезмәткәрләре, «кызыл зона»дан чыкмыйча диярлек, районда һәм күрше муниципалитетларда яшәүчеләрнең сәламәтлеге өчен көрәштеләр. Исегезгә төшерәбез, 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале 2020 елның 28 апреленнән эшли башлады. 772 көн эчендә 4763 кеше дәваланды, шуларның 2089ы – чистайлылар. Медицина учреждениесе Кама аръягының 7 районына хезмәт күрсәтте (бу якынча 237 мең кешегә). Шулай ук Яшел Үзән, Тольятти, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдән, Ямал-Ненец автоном округыннан пациентлар килде.

    Госпитальне кабат ачу мөмкинме? Стационар ничек эшләячәк һәм ике елдан артык вакыт эчендә медицина хезмәткәрләре үзләре өчен нинди нәтиҗә ясаганнар? – бу сорауларга Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин җавап бирә.

    – Элеккеге режимда эшли башлау өчен бинада тоталь дезинфекция үткәрергә кирәк иде. Бүлмәләрне йомгаклау санитар эшкәртү төгәлләнде, аны торглар нәтиҗәләре буенча килешү төзелгән оешма үткәрде. Шуннан соң генераль җыештыру үткәрелде, – ди Рәис Роберт улы.

    Стационар элеккеге режимда 16 июньдә эшли башлады. Неврология, гериатрия, онкология һәм химиотерапия бүлекләре пациентларны кабул итәргә әзер.

    – 2нче номерлы шәһәр дәваханәсенә балалар бүлеген күчерергә мөмкин булуы турындагы Сәламәтлек саклау министрлыгының карарын көтәбез. Хирургия Вишневский урамы, 1 адресы буенча урнашкан стационарда калачак. Анда автоһәлакәтләр, биеклектән егылып төшү вакытында алынган имгәнүләр белән зыян күрүчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Операция блогы модернизацияләнгән, компьютер томографы һәм МРТ да бар, – дип ачыклык кертте баш табиб.

    – Сез пандемия кайбер медицина хезмәткәрләрен куркытты һәм алар эштән киттеләр дип әйткән идегез. 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе стационарында эшләү өчен кадрларга кытлык юкмы?

    – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2нче номерлы шәһәр дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре пандемиядән барыннан да азрак курыктылар. Ә бит нәкъ менә алар аның белән йөзгә-йөз очраштылар. Бөтен персоналга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әйе, табибларга кытлык бар, сентябрьдән яңа белгечләр көтәбез. Әмма бу проблеманы глобаль дип әйтә алмыйм.

    – Госпитальне кабат ачу мөмкинме?

    – Әлбәттә. Амбулатор дәваланучы пациентлар әле бар. Көн саен өлкәннәр һәм балалар арасында коронавирусның яңа очракларын теркибез. Ни кызганыч, кискен ихтыяҗ туса, без госпитальне кабат җәелдерә алачакбыз. Коронавирус белән без алга таба да яшәячәкбез. Соңгы вакытта ул йомшара, гади инфекциягә күчә бара. Әмма, ни кызганыч, прививка ясатмаучылар арасында авыр очраклар да бар, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар булган кешеләр арасында. Шуңа күрә ревакцинация мәсьәләсе ачык кала.

    – Ә пациент өйдә савыга алмаса?

    – Госпитализация таләп ителгән авырулар агымдагы елның 31 маеннан Кама аръягы округына хезмәт күрсәтүче Алексеевск үзәк район дәваханәсе базасындагы госпитальгә җибәрелә. Ул 15 урынга исәпләнгән. Авыр хәлдәгеләрне Казан шәһәрендәге Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенә госпитализациялиләр.

    – Госпиталь эшләгән вакытта сез үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

    – Пандемия безне берләштерде, кешеләрнең һөнәрне юкка сайламауларын күрсәтте. Безне һәрвакыт куркыныч инфекцияләр белән эшләргә әзерләделәр, әмма безгә ковид белән очрашырга туры киләчәк, дип беркем дә уйламады. Әйе, бездә авырлыклар да булды: бөтен округка бер РКТ аппараты гына бар иде, ләкин, шуңа да карамастан, без компьютер томографиясен, моңа мохтаҗ булган һәркем үтсен өчен, тәүлек әйләнәсендә ясадык. Узган елның ноябрь аенда Алексеевск районында икенче РКТ аппараты урнаштырылды. Федераль, республика һәм муниципаль хакимият ярдәме белән пандемиядә бездә яхшы реанимация җиһазы барлыкка килде. ИВЛ аппаратлары, лаборатория өчен яхшы җиһазлар алдык. Хәзер без тагын бер РКТ һәм 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе базасында урнаштырылачак рентген аппаратын көтәбез. Шулай итеп, Чистайда ике РКТ булачак.

    – Хезмәткәрләр, шул исәптән сез дә, дәваханәнең элеккеге режимда эшләячәге турындагы яңалыкны ничек кабул иттегез?

    – Без моны күптән көттек, чөнки эмоциональ яктан да, физик яктан да арыдык. Битлек режимы гамәлдән чыгарылса да, медицина оешмаларында персонал өчен ул саклана.

    Редакция коллективы исеменнән без Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренә авыр вакытта күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: