Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

50 ел узган: алар кабат кияү егете һәм кәләш

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре чын гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы тантаналарны даими рәвештә үткәрәләр, алар арасында озак еллар бергә матур итеп яшәгән гаилә парларын хөрмәтләү дә бар.

Шундый күркәм парларның берсе узган шимбәдә котлаулар кабул итте. Дулкынландыргыч тантана Никахлашу сараенда, гаилә барлыкка килә торган залда үтте. Тантана сәбәпчеләре - Ольга Михайловна һәм Рәис Шакир улы Хөснуллиннар бик матур күренделәр. Бу бәйрәмне алар өчен балалары, оныклары, оныкчыклары Никахлашу сарае хезмәткәрләре белән берлектә оештырганнар.
- Без сезне бу залда дулкынлану һәм шатлык катыш хисләр белән сәламлибез, - дип юбилярларга мөрәҗәгать итте ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Бүген сез бергә 50 ел яшәвегезне билгеләп үтәсез. Бу менә дигән, күркәм һәм сирәк очрый торган бәйрәм. Сезгә карап мәхәббәтнең яше юк, ул могҗизага тиң дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин, чөнки бергә озын тормыш юлы үтүегезгә карамастан, сез шат йөзле, күтәренке рухлы, күңелегез белән яшь булып калгансыз.
Алар хөрмәтенә музыкаль котлаулар, якыннарыннан (гаилә парының - кызлары һәм уллары, дүрт оныгы, өч оныкчыгы, менә шундый көнләшерлек байлыклары бар!), элеккеге хезмәттәшләреннән матур теләкләр яңгырады. Алар икесе дә озак еллар белем бирү сис­темасында эшләгәннәр. Элеккеге хезмәттәшләрен котларга 5нче, 6нчы мәктәпләрнең профсоюз лидерлары килгәннәр.
Ир белән хатын әле туй вальсында да әйләнделәр, алтын балдаклар алыштылар, гомумән, әлеге дулкынландыргыч минутларны яңадан кичерделәр. Бу да туй бит, тик алтын гына!
Мин Ольга Михайловнаны кул эшләре остасы буларак шәхсән беләм, ул төрле материаллардан теләсә нинди җиһазларга туры килерлек бик матур әйберләр ясый. Һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы, тормыш иптәше дә үзе кебек.
- Без 1966 елның 17 апрелендә таныштык, - дип искә ала Ольга Михайловна. - Бик озак очрашып йөрдек, шуннан соң өйләнешергә булдык. ЗАГСка гариза бирдек, әмма никахлашу тантанасы безнең үтенеч буенча өч тапкыр кичектерелде. Өйләнешүебез турында әти-әниләребезгә әйтергә кыюлык җитмәде, моңа нәрсә әйтерләр дип борчылдык, чөнки без төрле милләт кешеләре. Ул вакытта гашыйк булганнарның туганнары тарафыннан ул башкача кабул ителә иде. Һәм, ниһаять, соңгы дата билгеләнде, артка чигенергә юл юк иде. ЗАГСта безгә: "Я язылышыгыз, я бүтән килмәгез", - дип әйттеләр.
Менә шулай 1967 елның 20 мае аларның гаилә кору көненә әверелә һәм алар бик бәхетле. Шуннан бирле ярты гасыр вакыт үтә, бай гаилә стажы туплана, алар якыннары, дуслары белән бергә әлеге мөһим вакыйганы билгеләп үтәләр. Ольга Михайловна һәм Рәис Шакир улына тантана вакытында символик медальләр тапшырдылар, алар юбиляр парлар китабында имзаларын калдырдылар. Шулай ук бриллиант туйга чакыру алдылар.
Кадерле кунаклар хөрмәтенә җырлар яңгырады, истәлеккә шулай ук бергә төшкән фоторәсем кала. Сезне белүчеләр, яратучылар өчен аерым җылылык таратучы шундый матур, күркәм пар булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай