Полиция бүлегенә зыян күрүче үзе мөрәҗәгать иткән. Тикшерү материалын җыю барышында полицейскийлар тарафыннан түбәндәгеләр ачыкланган: 20 октябрь көнне гариза бирүченең кәрәзле телефонына бер хатын-кыз шалтырата һәм ул Интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайтында зыян күрүченең инвалидлар өчен коляска сатуы турында белдерүе булуын аңлата.
Сатып алучы соравы буенча хатын-кыз мәгълүматларны, шул исәптән акча күчерелергә тиешле банк картасының яшерен кодын дә әйтә. Соңрак аның банк картасыннан 16 мең сум күләмендә акча югала. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы республикада яшәүчеләргә уяу булырга һәм шәхси мөлкәтегезнең сакланышына игътибарлы булырга кирәк дип мөрәҗәгать итә.
Мошенниклар гражданнарга аларның банк карталарының блокировкалануы турында смс-хәбәр җибәрәләр. Аны активлаштыру өчен аферистлар банк картасы мәгълүматларын, кодны әйтүне сорыйлар.
Игътибарлы булыгыз! Банк картасына кагылышлы мәгълүматны берәүгә дә әйтмәгез. Әгәр сезнең карта белән нинди дә булса проблемалар килеп чыккан икән, картаның икенче ягында күрсәтелгән телефон буенча банк белән элемтәгә керегез.
Әгәр сез мошенниклар корбаны булгансыз, сезне алдаларга маташканнар икән, тиз арада 02 (кәрәзле телефоннан 020) телефоны буенча полициягә мөрәҗәгать итегез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев