Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

4 километрдан артык яңа тротуар төзеләчәк

Чистайда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Юлларга асфальт салуның һәм тротуарлар төзүнең иң кызган чагы. Кайбер чистайлылар яңа асфальт салынган юлларда йөрсәләр, башка урамнарда бу юнәлештә эшләр әле дәвам итә.

Барлыгы бу сезонда шәһәрдә юлларны, тротуарларны ремонтлауда һәм төзүдә 25 машина һәм махсус агрегат катнаша. Техника иртәдән кичкә кадәр тынмый, үз участокларында 120дән артык юл хезмәткәре хезмәт куя. Болар барысы да шәһәрлеләр уңайлылыгы һәм юл хәрәкәте иминлеге өчен эшләнә.

– Быел тротуарларны ремонтлауга зур игътибар бирелде. Республика проектлары кысаларында 15 мең квадрат метрдан артыкка сузылган юл өслегенә ремонт эшләре үткәрелә. 4 километрдан артык тротуарга асфальт җәелде, – дип билгеләп үтә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.

Урицкий, Горький, Октябрьская урамнарында һәм башка үзәк һәм кешеләр күп йөри торган ерактагы урамнарда яшәүчеләрне дә яңа тротуарлар сөендерә. Алда – Лев Толстой урамында, Урицкий урамының Октябрьская урамыннан Галактионов урамына кадәрге участогында тротуарларны төзекләндерү бурычы тора.

Вахитов урамындагы тротуарларны ремонтлауның да иң кызган чагы. Биредә, нигездә, шәхси сектор урнашкан, шуңа күрә төзүчеләр шәһәрлеләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

– Шәхси йортларда яшәүче ләр белән уртак тел табарга туры килә: кемгәдер бордюр кирәк, кемгәдер – юк; икенчеләргә биегрәк тротуар, өченчеләргә түбәнрәк кирәк. Кайберәүләр үзләренең капкаларын күтәрергә тели, икенчеләре – киресенчә. Әмма без уртак фикергә киләбез һәм үз эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз, – дип сөйли участок начальнигы Александр Ефимов.

– Безнең фикергә колак салган яшь кешеләргә мең рәхмәт. Асфальт җәя башлагач, без язын һәм көзен капка төбебездә су җыелыр дип курыккан идек, чөнки тротуар һәм бетон өслек арасында чокыр барлыкка килде. Әмма эшчеләр бу урынга бетон салдылар һәм хәзер без тыныч, – дип уртаклашты Вахитов урамында яшәүче Нәкыя Хәйретдинова.

– Егетләр безнең шәһәрдә күптән эшлиләр, эшнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Эшләр не урынны истә тотып башкаралар, – дип билгеләп үтә Фарход Мурод улы.

Төзекләндерү эшләре барышында аерым игътибар юллардагы иминлеккә бирелә. Шулай, яшәүчеләрнең күп сораулары буенча кирпеч заводы микрорайонында, әйләнгеч юл буенда яңа тротуарлар барлыкка килде.

Болар барысы да республика программасы кысаларында гына түгел, ә «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында муниципалитетның җиңүе өчен бирелгән акча хисабына да мөмкин булды.

– Без бик шат, ниһаять, без нең районда да яңа тротуар барлыкка килде. Моңа кадәр биредә йөрүе дә куркыныч иде. Икенче сменада укучы мәктәп укучыларына аеруча авыр булды. Тәүлекнең караңгы вакытында алар әйләнеп үтүче юлдан барырга мәҗбүр булалар иде. Ә анда машиналар бик күп йөри, зур йөк машиналары да еш үтә, – дип сөйли Гөлназ Гайнуллина.

Юл эшчеләре алдында тагын берничә урамның тротуарын ремонтлау һәм асфальт өслеге салу бурычы тора. Эшләрне вакытында төгәлләргә планлаштыралар.

– Быел эш бик күп, әмма без темпны көчәйтәбез һәм барлык бурычларны вакытында, 1 октябрьга кадәр үтәргә планлаштырабыз, – дип белдерде Александр Ефимов.

Белешмә

Ел саен республика бюджетыннан Чистай муниципаль районында юл өслеген ремонтлауга 100 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Быел төзекләндерү эшләре Курченко, Советская, Чкалов (Кулясов урамыннан Мичурин тыкрыгына кадәр), Парковая, Дзержинский (Виктор Ногин урамыннан Дуслык урамына кадәр), Маркин, Карл Маркс, 92-б йортыннан алып Камал урамына кадәрге юл участогында башкарылачак.

Чистай Выселкасы авылында Чапаев урамыннан Садоваяга кадәрге юл участогы ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев