Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 май – РФ эшмәкәрлеге көне

Бәйрәм белән!

2007 елдан башлап Россия эшмәкәрлеге көне билгеләп үтелә. Эшчәнлек һәм бизнес төре буларак, эшмәкәрлек чагыштырмача күптән түгел барлыкка килә, гәрчә аның тамырлары тирән булса да. Борын-борыннан Русиядә үзгә сәләт - эшмәкәрлек сәләте булган кешеләр аерылып торганнар. Күпчелек Чистай сәүдәгәрләренең исемнәре легендар булдылар. Шашиннар, Челышевлар, Маланьичевлар, Чукашевлар һәм башка фамилияләрне искә төшерү дә җитә. Алар үзләрен генә кайгыртып калмыйча, башкаларга да эшләү мөмкинлеге биргәннәр, иганәчелек белән шөгыльләнгәннәр, чиркәүләр төзегәннәр, производство ачканнар.
Дөнья тәҗрибәсе эшмәкәрлекнең базар икътисадының мөһим элементы булуын раслый, аннан башка дәүләт гармонияле үсә алмый. Ул икътисадта көндәшлек булдырырга ярдәм итә, җәмгыятьне төзүдә табигый социаль терәк булдыра һәм җәмгыятьнең социаль катлавын формалаштыра.
Без энергияле, инициативалы, үз-үзенә ышанган, ил икътисадында үз урынын тапкан һәм яңа идеяләрне тормышка ашыра алган кешеләрне хөрмәтлибез. Бүгенге көндә Россиядә эшмәкәр булу җиңел булмаса да, бер үк вакытта дәрәҗәле эш. Бүген сез - икътисадның төрле тармакларын үстерүгә һәм социаль проблемаларны хәл итүгә өлеш керткән алдынгы класс. Сәләт һәм эш сөючәнлек, максатчанлык һәм характер нык­лыгы кебек сыйфатлар ихтирамга лаек.
Дмитрий Иванов,
Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев