24 ноябрь – Әниләр Көне
Кадерлеләребез, озак һәм бәхетле яшәгез!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без 1998 елда оештырылган иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге бәйрәм үзе белән тормышчан башлангычны тасвирлый. Әни булуның бөек көченә, безгә тормыш бүләк иткән кешенең риясыз мәхәббәтенә соклануны белдерү өчен сүзләр табу авыр. Чөнки безнең әниләр балаларының бәхете, иминлеге өчен гаҗәеп гамәлләргә сәләтле бит. Без алар өчен ниләр генә эшләсәк тә, аларның мәхәббәтләре һәм тугрылыкларына караганда, бу барыбер аз булачак.
Алар безнең уңышсызлыклар өчен борчылалар һәм уңышларга сөенәләр, ярата һәм кичерә беләләр, безне ничек бар – шулай кабул итәләр. Ничә яшь булуына карамастан, алар өчен без һәрвакыт балалар булып калабыз, һәрберебез өчен ана йөрәге борчыла.
Әниләр без өйдән ерак булганда сагыналар. Язмыш җиле кая гына ташласа да, өметләнеп хәбәрләр, сезнең кайтуыгызны көтеп торучы әниләр турында онытмагыз.
Кадерле әниләр, сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы! Балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның уңышларына сөенеп, озын-озак яшәгез, ә алар бәхетле булганда сез дә бәхетле! Әниләрнең чиксез мәхәббәте әнә шундый ул!
Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев