Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты

Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.

Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды.

Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук үткән ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылды.

Чистай районында милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла.

Соңгы елларда районда 120 километр юл төзекләндерелә, яктырту челтәрләре үзгәртеп корыла, 9 парк һәм сквер булдырыла. Күп кенә социаль объектлар, шул исәптән яңа балалар поликлиникасы төзелә.

Илкүләм проект кысаларында агымдагы елда Чистай үзәк район дәваханәсе стационарында инсульттан соң тернәкләнү өчен тренажерлар сатып алына. Шулай ук әлеге проект ярдәмендә 800 урынга исәпләнгән 2нче номерлы лицей төзелә. Учреждение «Мәгариф» милли проекты кысаларында, федераль бюджеттан финанслау ярдәмендә төзелә. Бу чын белем сарае, анда 800 яшь чистайлы белем ала. Лицейда физика-математика тирәнтен өйрәнелә.

Шулай ук илкүләм проект кысаларында 2020 елның декабрь ахырында Кызыл Яр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.

РФ дәүләт программасын тормышка ашыру ярдәмендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты составында Чистай балалар поликлиникасында ана һәм бала бүлмәсе ачыла.

Шулай ук узган ел «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча Чистай сәнгать мәктәбе төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев