Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2000 метр араны йөгереп үтәргә чакырабыз!

Чистайлыларны «Татарстан кроссы-2021» чарасында катнашырга чакырабыз. Ул Бөтенроссия йөгерү көнендә, 18 сентябрьдә узачак. Чистайда ул, гадәттәгечә, модульле чаңгы базасы территориясендә булачак.

Ярышларда спортчылар, гомуми белем бирү мәктәпләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укытучылары, укучылары, шулай ук предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша ала. Йөгерергә тиешле ара – 2000 метр. Катнашучыларны стартка 30 минут кала терки башлаячаклар.

Ярышлар программасы:

9 сәгатьтә – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр,

9 сәгать 30 минутта – ветераннар,

10 сәгатьтә – 7-9 сыйныф укучылары (малайлар, кызлар),

10 сәгать 30 минутта – 10-11 сыйныф укучылары (егетләр, кызлар),

11 сәгатьтә – урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары (егетләр, кызлар),

11 сәгать 30 минутта – предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре (ир-атлар, хатын-кызлар) старт ала.

Тулырак мәгълүматны 5-11-98 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев