Чистай-информ
  • Рус Тат
  • 1961 елгы «Комсомолка»ның бәйрәм саны сакланган

    Кешенең беренче тапкыр галәмгә очкан көненнән 55 елга якын вакыт үткән. Ул совет космонавты Юрий Гагарин иде.

    Бу чын мәгънәсендә шаккатыргыч вакыйга булды, аның турында бөтен дөнья сөйләде. 1961 елның 13 апрелендә басылып чыккан «Комсомольская правда» газетасы саны тулысынча әлеге бөек вакыйгага багышланган. Ул Чистай Выселкасы китапханәсе фондларында сакланган. Газета битләре «Гордость, радость, восхищение...», «Нет смелости границ», «Самое фантастическое событие в жизни поколения» кебек күтәренке рухлы мәкалә исемнәре белән тулган. Юрий Гагаринны хаклы рәвештә галәм Колумбы дип атаганнар! Газета материаллары арасында аның өеннән репортажлар, якыннарының сөйләгәннәре бар. Беренче космонавтның әтисе Алексей Иванович үзенең улы турында «...Ул спорт белән мавыга, самолет модельләре ясый иде. Очучылар турында китаплар укырга ярата, Жюль-Верн, Циолковский белән мавыга, билгесез планеталарга очу турында хыялланырга ярата иде...», - дип яза.
    - Газетаның шушы санын тәкъдим итүгә әзерлим, - ди авыл китапханәсе методисты Ксения Кабочкина. - Бүгенге балаларда, яшьләрдә ул зур кызыксыну уятыр дип уйлыйм: совет космонавтының беренче очуын аның ватандашлары, чит дәүләтләрнең рәсми затлары ничек кабул иткәннәр? Биредә бу турыда укырга мөмкин.
    «Галәм гаҗәеп һәм серле» дигән китаплар күргәзмәсе дә Космонавтика көненә багышланган. Анда бөтен тематик әдәбият тупланган. Юрий Гагаринның тормышы, аның батырлыгы турында китапханә каршында оештырылган «Читайка» клубы әгъзалары да ишетәчәкләр. Анда җирле балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләр керә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның «Таныш булыгыз: Гагарин, кешенең галәмгә беренче тапкыр очкан көненнән 55 ел» дигән чираттагы очрашуы әңгәмә формасында була.
    Гөлнур САДЫЙКОВА

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: