Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

18 меңнән артык кап ялган тәмәке тартып алынган

Чистайның бер кешесе үз йортында ялган акциз маркировкалы тәмәке продукциясенең зур партиясен саклаган.

18 мең 890 кап тәмәке РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай районы буенча территориаль органы начальнигы белән берлектә үткәрелгән оператив-тикшерү чарасы барышында ачыкланган.

– Табылган продукция гражданиннан тартып алынды, чөнки маркировкаланмаган тәмәке һәм папирос әйләнеше тыелган. Россиядә 2019 елның 1 июленнән тәмәке һәм тәмәке продукциясен мәҗбүри маркировкалау кертелде. Бу сатып алучыны базарда ялган товардан саклау һәм аның законсыз әйләнешен бөтен ил күләмендә киметү өчен эшләнгән. Акциз маркасын ясау авыр булганлыктан, ялган тәмәке эшләнмәләрен ачыклап була да инде, – дип сөйләде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Панов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев