Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

13 гыйнвар – Россия матбугаты көне

Котлауларны кабул итегез!

1703 елның 13 гыйнварында Мәскәүдә беренче Россия газетасы нәшер ителә башлый. Шушы көннән башлап Россия матбугаты, илебез журналистикасы тарихы башлана.
Әлеге вакыйгадан соң күп вакыт узса да, басма матбугат үз билгеләнешенә тугры калды. Бүгенге көнгә кадәр газета-журналлар җәмәгатьчелек фикерен чагылдыралар, халыкны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә ярдәм итәләр, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашалар.
Озак еллар дәвамында райондагы вакыйгаларны яктырту белән «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы шөгыльләнә, анда һәрвакыт җәмгыятьтәге үзгәрешләр, көнүзәк проблемалар, шәһәрлеләр һәм районда яшәүчеләр тормышын яктырткан мәкаләләр урын ала.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез көнендә нәтиҗәле хезмәттәшлек, шәһәрдә һәм районда булган вакыйгаларны, социаль мөһим проектларны объектив яктыртуыгыз өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Һөнәри эшчәнлек илһам, яңа идеяләр алып килсен, матур вакыйгалар һәм яхшы яңалыклар белән сөендерсен. Сезнең иҗат юлыгызда кызыклы, лаеклы шәхесләр, рәхмәтле газета укучылар гына очрасын, ә аларның күзаллавы даими киңәйсен.
Сезнең һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, бәхет-сәгадәт, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телим. Һәр яңа көн сезгә бары шатлык кына китерсен!


Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев