Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

13 августта Балалар һәм яшьләр иҗат йортында Физкультурачы көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Аны тантаналы ачуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, спорт бүлеге начальнигы Эмиль Җаббаров катнаштылар.

Эдуард Рөстәм улы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исеменнән спортчыларны, педагог-тренерларны, физкультура хәрәкәте ветераннарын һәм спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлады, ирешелгән уңышларда тукталып калмыйча, яңа җиңүләргә якынлашып, сайлаган спорт юнәлешләрендә эшләүләрен теләде.
- Илебезнең һәм шәһәребезнең спортны актив үстерү юнәлешен сайлавын билгеләп үтү кү­ңел­ле. Шәһәрдә һәм районда җиһазландырылган спорт объектлары һәм мәйданчыклары төзелә, яңа корылмалар торгызыла. Якын арада заманча технологияләр белән төзелгән яңа стадион үз ишекләрен ачачак. Без барыбыз да шушы объектларда шөгыльләнәбез һәм күпчелек спортчыларыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, - дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы.
Россиянең атказанган тренеры Фоат Уразгильдиев, атказанган тренер, шәһәрдә «ВИКТОРИЯ» спортка ярдәм итү һәм үстерү фонды рәисе Валерий Шестаков, тренер-укытучы, халык­ара класслы спорт мастеры Радик Камалов, Чистай балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәрит Шәрәфетдинов һәм башкалар - үз гомерләрен спортка багышлаган һәм халыкара дәрәҗәдәге спортчыларны тәрбияләгән кешеләр.
Шәһәрнең танылган спортчылары һәм тренерлары «ТРның физик культура отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр. Физик культура һәм спорт ветераны Владимир Иванов, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Адилә Фаздалова, «Лидер» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр: армрестлинг буенча дөнья беренчелеге призеры һәм берничә тапкыр халык­ара ярышларда җиңүче Виктория Воронина һәм агымдагы елның июнендә Румыниядә үткән армрестлинг буенча Европа чемпионатында уң һәм сул кулга беренче урын алган Кристина Гаранина ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.
- Һәр кешенең үзенә бер төрле бәйрәме була, безнең өчен ул Физкультурачы көне. Бу бәйрәмдә кирәкле юнәлеш, кирәкле һөнәр сайлаганыңны аңлыйсың. Сәхнәгә чыкканда сиңа теләктәшлек итүләрен күрү, шушы грамотаны алуга һәм котлауларга лаек булуыңны аңлау күңелгә рәхәтлек бирә, - дип үз тәэсирләре белән уртак­лашты Виктория Воронина (рәсемдә сул якта).
Бүләкләүләр арасындагы тәнә­фесләрдә «Панда», «Пантера» һәм башка бию коллективлары чыгыш ясадылар.
Шуннан соң бәйрәм Балалар һәм яшьләр иҗат йорты спорт мәйданчыкларында дәвам итте. «Яшь армияче» хәрби-патриотик лагерьдагы балаларның күрсәтмә чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Алар кыю һәм җитез булуларын һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Күптән түгел малайлар «Ватанның тугры уллары» республика спартакиадасы призерлары булдылар (рәсемдә уң якта).
Эмиль Җаббаров яшь катнашучыларны котлады, киләчәктә дә җиңүләргә ирешүләрен теләде һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Моннан тыш, чарага килгән­нәрнең барысы өчен оештыручылар спорт эстафеталары әзерләгәннәр. Стритбол, футбол, өстәл теннисы һәм шашкалар бер-берсен алыштырып тордылар. Көн бик эссе булса да, спортчыларның һәм спорт сөючеләрнең көче һәм түземлеге аны онытылмаслык күркәм бәйрәмгә әверелдерде.
Ярышлардан соң оештыручылар йомгак ясадылар, катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. 2016 елның Физкультурачы көне чистайлыларның спортны барлык юнәлешләрендә яратуларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай бәйрәм Физкультурачы көн