Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 яшь граждан беренче паспортын алды

Документлар тапшыру тантаналы төстә узды.

14 яше тулган 12 укучы иң мөһим һәм әһәмиятле документ – Россия Федерациясе гражданины паспорты алды.

Россия көнендә яшь кунакларны Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Җәләлова сәламләде.

– Бүген без сезне котларга җыелдык. Сез – илебезнең киләчәге. Паспортларны тантаналы шартларда тапшыру күркәм гадәткә әверелде һәм без моңа бик шат, – ди Динара Җәләлова. Ул егетләргә һәм кызларга ЗАГС тарихы, бүлек эшчәнлеге турында сөйләде. – Әлбәттә, күбегез ЗАГСта никах кына теркиләр дип уйлый. Әмма бу хаталы фикер, чөнки без юридик яктан әһәмиятле бик күп гамәлләр башкарабыз. Бүген сез Россия Федерациясе гражданинының иң мөһим, төп документы – паспорт аласыз. Бары паспорт кына шәхесегезне раслый ала, шуңа күрә аны сакларга кирәк.

Балалар тормышындагы мөһим вакыйга белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Илнур Нуриәхмәтов, Чистай районы буенча күпфункцияле үзәк җитәкчесе Надежда Рекушина, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Свистунова котладылар.

– Бүген сезнең өчен мөһим вакыйга. Юкка гына ул ЗАГСта узмый. Нәкъ менә биредә әти-әниләрегез сезнең тууыгызны теркәгәннәр, нәкъ менә биредә сез үзегезнең төп документыгызны аласыз. Бу җитлегүнең билгеле бер этабы. Әти-әниләрегезгә, туган шәһәрегезгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән каравыгызны телим. Сәламәт булыгыз, укуыгызда уңышлар! – дип котлады Михаил Ксенофонтов.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илнур Нуриәхмәтов балаларны котлап кына калмыйча, аларга беренче паспортларның барлыкка килү тарихы, документны заманча рәсмиләштерү һәм аннан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.

– Россия Хөкүмәте карары нигезендә, яңа документта иске үрнәктәге паспортка караганда дүрт биткә кимрәк, «милләт» графасы юк, «шәхси код» төшенчәсе кертелде. Яшәү урыны буенча теркәлү һәм хәрби хезмәт, гаилә хәле турында мәгълүмат бите сакланып калды. Паспорт бланклары Россия Федерациясе өчен бердәм үрнәк буенча әзерләнә һәм рус телендә рәсмиләштерелә. Гражданин үзенең паспортын кадерләп сакларга, пычратмаска, ертмаска, теләсә нинди шартларда да аны таныш булмаган затларга тапшырмаска, югалтмаска тиеш, – ди Илнур Хәлим улы.

Менә тантаналы мизгел җитте: яшь чистайлыларга аларның беренче паспортларын тапшырдылар. Яшь гражданнар һәм аларның әти-әниләре йөзендә дулкынлану сизелә. Аларның күбесе бу вакыйганы түземсезлек белән көтүләрен белдерделәр. Мәсәлән, Солтан Шәйхетдинов өчен паспорт алу – үзен Ватанының тулы хокуклы гражданины итеп тою һәм зур җаваплылык.

– Мин бу мизгелне күптән көттем. Бу минем өчен дулкынландыргыч вакыйга, чөнки паспорт белән бергә без билгеле бер хокукларны гына түгел, вазифаларны да алдык. Бу җитлегүнең үзенчәлекле этабы, – дип уртаклаша Солтан.

Диана Исмәгыйлева да дулкынлануын яшерми.

– Бу минем өчен шатлыклы вакыйга. Паспорт алу белән үземне Россиянең тулы хокуклы гражданины итеп тойдым. Минем мөстәкыйльлек күрсәтү өчен мөмкинлекләрем барлыкка килде. Минем өчен паспорт алу – үзем, әти-әнием алдында яңа җаваплылык дәрәҗәсе, – ди Диана.

 

Кызының шатлыгын әнисе дә уртаклаша.

– Чара тантаналы булды, кайбер мизгелләрдә хәтта дулкынландыргыч та, безгә бик ошады. Бу балалар һәм әти-әниләр өчен чын бәйрәм. Оештыручыларга зур рәхмәт. Мин, мәсәлән, паспорт алуымны хәтерләмим дә. Ә кызыбыз бу көнне озакка истә калдырыр, – дип билгеләп үтә Гүзәл Әнвәр кызы.

Яшүсмерләргә тормышларында мөһим булган көн истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды, ә җирле артистлар алар өчен патриотик җырлар һәм шигырьләр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X