Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 июнь - Россия көне!

Хөрмәтле шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр!

Россия көне белән иң эчкерсез котлауларны кабул итегез! Бу көн гражданнарыбызның татулыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә, дәүләтнең икътисади һәм мәдәни үсешенә ышаныч бирә.

Бәйрәм Ватанны яратучыларны, аның чәчәк атуы хакына яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне, бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән эч-керсез горурланучыларны берләштерә.

Бу көнне без бай тарихы һәм уникаль мирасы булган, зур киңлекләрендә күпсанлы халык-ларны, территорияләрне һәм мәдәниятләрне сыйдырган илебезне, үз Ватаныбызны данлык-лыйбыз.

Без икътисадтагы, фәндәге, сәнгатьтәге һәм спорттагы казанышларыбыз белән горурлана-быз. Әмма илебезнең төп байлыгы булып дус-тату яшәүче йөзләгән милләт вәкилләре тора.
Үзләренең көндәлек хезмәте белән районның үсешенә ярдәм итүчеләргә, җәмәгать тормы-шында актив катнашучыларга рәхмәт белдерәм. 

Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз Чистай му-ниципаль районын алга таба үстерүгә ярдәм итсен.

Сезгә  чын  күңелемнән  бәхет,  ныклы  сәла-мәтлек, иминлек, уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим! Бәйрәмебез котлы булсын, як-ташларым! 

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев