Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Ресурсларны янга калдыру – төп тенденция

"Паскаль" ширкәте Татарстан Республикасында беренче тапкыр "Производство техник билгеләнештәге продукция" номинациясендә кече бизнес өлкәсендә "Татарстанның сыйфат лидеры" булды. "Казан" НКЦсында бүләкләр тапшыру булды. "Паскаль" ширкәте директоры Вадим Пантелеев җитештерелә торган продукция, предприятие уңышлары турында сөйли.

- Ресурсны янга калдыру хәзерге вакытта гамәлдәге коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Энергияне янга калдыру мәсьәләләренә кагылышлы иң проблемалы өлкәләрнең берсе булып күп фатирлы торак секторы тора. Торак секторда кулланыла торган гомуми энергиянең өчтән ике өлеше - бу кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү. Гамәлдәге проблемаларны хәл итү өчен энергияне һәм ресурсларны янга калдыручы яңа технологияләр һәм приборлар таләп ителде. 1999 елда "Паскаль" ширкәте предприятиесе оештырыла. Предприятие җитәкчелеге тәҗрибәле белгечләрдән коллектив оештыруга ирешә, алар ресурсларны янга калдыручы приборларны-су басымын көйләүче приборларны булдыру буенча идеяне тормышка ашыра башлыйлар.
Бүгенге көндә "Пас­каль" ширкәте көнкүреш, сәнәгать билгеләнешендәге су басымын көйләүче приборлар җитештерә. Аларның шартлы үткәрүчәнлеге ДУ-15-300 мм тәшкил итә. Һәр прибор гидравлик сынау һәм ИСО 9001-2800 менеджмент сыйфаты системасының предприятиедә гамәлдә булган норматив актлары нигезендә сыйфатка контроль узалар. Барлык приборларның тиешле гигиеник сертификатлары, тәңгәл килү сертификатлары бар. Үзләштерү вакытында җитештерелә торган продукциянең барлык номенклатурасын уйлап табуга патентлар алынган.
Чыгарыла торган продукциянең сыйфаты өстендә өзлексез эшләү үз нәтиҗәләрен бирә. Уңай яклары күз алдында. Базар - иң яхшы сыйфат индикаторы. Эшләү чорында предприятие берничә тапкыр "ТРның иң яхшы 100 товары" һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсында дипломнар белән бүләкләнде. 2011 елның ноябрендә респуб­лика хөкүмәте аны тагын бер югары бүләк белән билгеләп үтте. "Паскаль" ширкәте Татарстан Респуб­ликасында беренче тапкыр кече бизнес өлкәсендә "Производство-техник билгеләнештәге продукция" номинациясендә "Татарстанның сыйфат лидеры" булды.
Рәсемдә: Бүләкләү тантанасы "Паскаль" ширкәте директоры Вадим Александрович Пантелеев һәм Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев