Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кимчелекләрне исәпкә алырга һәм бетерергә

    Узган чәршәмбедә бөртеклеләрне җыю буенча "Уңыш-2012" штабы утырышы булды. Аны штаб рәисе муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов уздырды.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин район басуларындагы гомуми хәл турында сөйләде, иң авыр хәл "Луч"та, ә иң яхшысы "Кутлушкино"да. Беренче хуҗалыкта инде уҗым арышын җыярга мөмкин, әмма хуҗалык җитәкчесенең нәрсә көтүе аңлашылмый, ә сроклар уза һәм ашлыкны бары силоска гына кулланырга мөмкин булачак. "Кутлушкино" ашлыкны Зәй элеваторына озата (анда шунда ук акча түлиләр).
    Ашлыкның төбәк фондын формалаштыру авыр бара, кайбер хуҗалыкларның узган еллар өчен бурычлары калган. Иң күп бурычлы хуҗалык - "Чулпан" хуҗалыгы. Кайбер фермер хуҗалыклары буенча да сораулар бар.
    Муниципаль район башлыгының аграр мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Марс Миңнебаев игътибарны быелгы елның үзенчәлекле, басудагы уңышның шатландырмавына юнәлтте. Күптән түгел ул "Мөслим" хуҗалыгы эшен тикшерде. Биредә проблемалар бар - ашлык ындыр табагына дымлы килеш кайтарыла һәм кыза башлый. Моннан тыш, быел һава шартлары начар булу сәбәпле, уҗым культуралары начар тишелде. Комбайнчыларга берәүнең дә контрольлек итмәве җитди проблема булып тора, ә бит хуҗалыкның җитәкчесе, агрономы, бригадиры бар. Һәр көнне комбайннар Гаделшадән Мөслимгә килә. Марс Мәсәлим улының, хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе буларак, шундый саксызлыкка исе китте. Комбайннарны, тиешле каравыллау оештырып, төнгелеккә басуда да калдырырга мөмкин. Ә болай күпме ягулык әрәм була. Бер генә комбайн түгел бит, ә бер юлы дүрт комбайн килә.
    Шуның өстенә, игеннәрне урып-җыю соң башлана, иртә төгәлләнә. Комбайннар берәр бункер җыялар, ә автотранспорт юк. Моннан тыш, урак өстендә әхлакый һәм матди бүләкләү чаралары турында да сүз булды, чөнки уңышның язмышын беренче чиратта комбайнчылар хәл итә. Ә аларның кайберләре хезмәткә түләү шартларын да белмиләр. Өч ел элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шартлары буенча көненә йөз тонна ашлык суктырган комбайнчыга шунда ук 1000 сум акча тапшыралар иде. Хәзер моны эшләргә нәрсә комачаулый соң? Бу кешеләр өчен стимул булыр иде. Бүген белгечләрнең бурычы - барлык кимчелекләрне исәпкә алырга һәм бетерергә.
    Терлек азыгы әзерләү буенча хәл дә тикшерелде -кызганыч, районыбыз бу планда республика буенча арттагылар рәтендә. Башлык болынлыкларда эш оештырырга тәкъдим итте, чөнки бер шартлы терлеккә әзерләнгән 12 азык берәмлеге җитмәскә дә мөмкин. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә терлек азыгы әзерләү темпын арттырырга кирәк, ә бу әлегә күренми.
    Муниципаль район башлыгы чираттагы штабны хуҗалыкка чыгып үткәрергә, анда уракның ничек баруын урында карарга тәкъдим итте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: