Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җирле казна дефицитсыз булачак

    Күптән түгел ТР Дәүләт Советында республиканың 2013 елга һәм 2014-2015 еллар чорына бюджет проектын тикшерү буенча депутат тыңлаулары булды. Республиканың төп финанс законына яңадан нәрсәне кертергә мөмкин булуын тикшерү өчен өч зона киңәшмәсе уздыру тәкъдим ителде.

    Республика бюджетын тикшерү буенча зона киңәшмәсе узган сишәмбе көнне Чистайда узды. Анда Кама аръягындагы якын-тирәдәге өч район вәкилләре катнашты.
    Киңәшмә эшендә ТР финанс министры Р.Гайзатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты М.Гаделшин катнаштылар. Катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гобәев сәламләде, ул кыскача гына, шәһәр һәм район тарихы, аны икътисадый үстерү перспективалары турында сөйләде.
    ТР Финанс министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре Татарстанның социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп күрсәткечләре турында чыгыш ясадылар. Агымдагы елга табыш буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларны үтәү, нигездә, уңай бәяләнде. Берләштерелгән һәм республика бюджетлары буенча, шулай ук күпчелек муниципаль бюджетлар буенча табышлар планы арттырып үтәләчәк.
    Киләсе елга республика бюджетын үтәү катлаулы булыр дип көтелә. Бу федераль закондагы үзгәрешләр белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә республика бюджетына кермәүче табыш 7,5 миллиард сум тәшкил итә. Бюджетның табыш өлешен формалаштыргандагы киеренкелеккә дә карамастан, ТР Президенты Р.Миңнехановның ТР Дәүләт Советына юлламасында куелган бурычлар исәпкә алынган - бу барыннан да элек социаль-икътисадый үсешнең инвестицион һәм инновацион юнәлешләрен стимуллаштыру.
    Федераль үзәк тарафыннан бюджетның чыгым өлешендә Татарстанның дәүләт власте органнарының кайбер программаларын тулысынча финанс тәэмин итүенә тапшыру планлаштырыла, әлеге программалар федераль бюджеттан финанслана иде. Республика бюджетының социаль юнәлешен 25 социаль-мөһим программа билгеләячәк, аларны финанслауга 5,8 миллиард сум акча җибәрү планлаштырыла.
    Җирле бюджетлар, шул исәптән Чистай муниципаль районы, авыл җирлекләре бюджетлары формалаша инде. Табыш һәм чыгымнар буенча җирле бюджетларның фаразланган күрсәткечләре каршылыкларсыз җирле үзидарә органнары белән килештерелгән. Республика бюджетында дефицит булуга да карамастан, бюджетара көйләү нәтиҗәсендә җирле бюджетлар дефицитсыз дип балансланган.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: