Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Индустриаль парк инвесторларны көтә

    Энергия нәтиҗәлелеге элек актуаль мәсьәләләр рәтенә керми иде, чөнки совет заманында электр энергиясе чагыштырмача арзан булганда һәм өстәмә рәвештә субсидияләнгәндә, энергия байлыкларын янга калдырып файдалану мәсьәләләре турында бик азлар гына уйланды.

    Бу хәзерге вакытта энергия байлыкларын нәтиҗәсез файдалану күләменең Россиядә электр энергиясен еллык гомуми куллану күләменнән 30 проценттан артып китүенә китерде. Газга, җылылыкка, электр энергиясенә тарифларның артуы инде хәзердән үк энергия нәтиҗәлелегенә инвестицияләрнең кирәклеге турында сөйли, өстәвенә, мондый чаралар икътисадның барлык тармакларында икътисадый җәлеп итәрлек булачак.
    Узган атнада "Чистай" индустриаль паркында киңәшмә узды, анда энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә проектлар каралды. Паркның территориясе очраклы гына сайланмаган, биредә энергияне саклау мәсьәләләре беренче чиратта гамәлгә ашырылачак, өстәвенә, проектны финанслауга "Газпромбанк" инде теләк белдерде. Аның беренче вице-президенты Ю. Кац билгеләп үткәнчә, хәзер банк резидентларны көтә, алар грамоталы һәм алга карап эш итүче бизнес-проектларны тәкъдим итәчәкләр, ә Казанда банк филиалы идарәчесе Б. Павлов Чистай торак фонды һәм җылылык белән тәэмин итү предприятиесен модернизацияләү буенча программаны тормышка ашыру мөмкинлеге турында хәбәр итте. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов катнашты.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: