Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Беренче бала өчен аена 8490 сум түләячәкләр

Агымдагы елдан башлап, беренче бала туу (уллыкка яки кызлыкка алу) белән бәйле ай саен бирелә торган түләү кертелде.

3 гыйнвардан Татарстан социаль яклау идарәләре­нең барлык территориаль органнарында әлеге түләүне билгеләү өчен кирәкле документлар кабул ителә. Чис­тай муниципаль районы социаль яклау бүлегендә документлар кабул итүгә әзерләр. 2018 елда айлык түләүләрнең күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасында 2017 елның икенче кварталында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы нәкъ менә шундый күләм тәшкил итә.
- Ай саен бирелә торган түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка, кызлыкка алган хатын-кызлар исәп тота алалар. Шуның өстенә, законнар тарафыннан бил­геләнгән мәҗбүри шартлар бар. Әни һәм бала Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм безнең илдә даи­ми яшәргә тиешләр. Моннан тыш, гаиләнең кеше башына уртача кереме Татарстанда 2017 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумының 1,5 күләменнән - ягъни 13713 сумнан артмаска тиеш. Шунысын да белергә кирәк, сабый туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча ай саен бирелә торган түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган көннән башкарылачак. Калган очракларда - аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән, - дип ассызыклады ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова.
Тулырак мәгълүматны 5-33-98 телефоны буенча алырга мөмкин.
Исәпкә алырга кирәк
Гаиләнең уртача айлык керемен исәпләгәндә күздә тотыла:
хезмәт эшчәнлегеннән,
студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекчәләре тыңлаучы­ларына стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр,
социаль ярдәм чаралары сыйфатында тәкъдим ителә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр;
пенсияләр, компенсация түләүләре;
эшсезлек буенча пособиеләр, матди ярдәм, һәм эшсез гражданнарга башка түләүләр;
вакытлыча эшкә яраксыз булу буенча, йөклелек һәм бала табу буенча пособие­ләр, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие;
производствода бәхет­сезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминият буенча ай саен бирелә торган иминият түләүләре.


Социаль яклау бүлегенә ай саен бирелә торган түләү­не рәсмиләштерү өчен бала туу (уллыкка яки кызлыкка алу) турында таныклык, гариза тапшырыла торган айга кадәр килгән 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турындагы мәгълүмат язылган документларны, банк счеты реквизитларын тәкъдим итәргә кирәк.

Гариза бирүчеләргә үзләре белән паспортларын алып килүләре сорала.
Гүзәл ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай