Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Банкротлар белән нишләргә?

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомстовара республика комиссиясе утырышын аның рәисе ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов алып барды.

Иң башта хезмәт хакы буенча бурычка анализ ясалды. Республика буенча хезмәт хакын түләү буенча срогы чыккан бурыч 59,6 миллион сум тәшкил итә. 16 предприятие үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычларын каплый алдылар, алар арасында "Чис­та кыр" АПКсы да бар.
Хәзер прокуратура Росстат, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, хезмәт буенча дәүләт инс­пекциясе белән берлектә хезмәт хакы түләмәү очракларын ачыклау өчен предприятиеләрдә һәм оешмаларда массакүләм тикшерүләр уздыралар.
Ә менә банкротлар процедурасында булган предприятиеләрнең бурычы "һавада асылынып" тора. Мәсәлән, Чистай муниципаль районы буенча гына да дүрт предприятие банкротлык стадиясендә тора. Хезмәткәрләргә бурычның гомуми күләме 5,5 миллион сумга җиткән. "Колос" СПКсының бурычы берничә ел тора инде, аңа хәзер ш.э. И. М. Зарипов - 1,8 миллион сум, "Дуслык" СПКсы - 184 мең, "Точпрокат Плюс" фирмасы -167 мең сум, кушылдылар. Ә бу бит кешеләрнең алып бетермәгән хезмәт хаклары.
Р. Моратов конкурс производствосы стадиясендә булган предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычны түләү буенча төгәл гамәлләр билгеләнгән рег­ламент эшләүгә күрсәтмә бирде. Әлеге эшкә прокуратурадан кала салым инспекциясе һәм суд приставлары тартылачак.
Хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларның төбәк программасын тормышка ашыру барышы турындагы мәсьәләләр каралды. Ел башыннан алып рес­публикада 13,6 мең эш урыны кыскартылган, шулай да хезмәт базарында тәкъдимнәр күбрәк. Татарстанда 26,7 мең эшсез теркәлгән, бу узган ел дәрәҗәсендә кала. Моношәһәрләр буенча да хәл тулаем үзгәрми диярлек. Мәсәлән, Чистайда эшкә сәләтле халыкның 4,45 проценты эшсез дип табылган, әмма киләсе елга индустриаль парк эшли башлагач хәл үзгәрергә тиеш.
Киңәшмәдә авылда үзмәшгульлек буенча хәлгә анализ ясалды, шул исәптән йоннан әйберләр - бияләйләр, оекбашлар бәйләү, шулай ук киез итекләр җитештерү буенча. Киләсе ел башыннан алып авыл җирлекләренең үз эшләрен оештыру буенча халык белән эшләүләренә анализ башланачак. Шулай ук кайбер башка мәсьәләләр дә тикшерелде, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча. Чистай бу мөнәсәбәттә республиканың башка районнары арасында яхшы яктан билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев