Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Атлар үрчетү үсеш алачак

Татарстанда атлар үрчетүне торгызу бурычын республика Президенты Р. Миңнеханов куйды. Республика районнарында ул ничек үтәлә?

Чистай муниципаль районында онытылган тармакны торгызуга җитди якын килделәр. Әлбәттә, район бервакытта да атлар үрчетү буенча алдынгылар рәтенә кермәде, әмма катлаулы хәл булуга карамас­тан, биредә районның кайбер хуҗалыклар җитәкчеләренең төгәл эше ярдәмендә атлар санын саклап калу мөмкин булды. Әмма хәзер атлар санын саклап калу гына түгел, ә аларны арттыру, шулай ук ат-спорт мәктәпләре булдыру мөһим.
Әлеге мәсьәләләр муниципаль районда атлар үрчетү һәм ат спортын үстерү буенча программаны эшләгән вакытта киңәшмәдә каралдылар, аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әнисә Мөэминова алып барды. Программа 2020 елга кадәр озынайтылды. Муниципаль власть алдында торган төп бурыч - ипподром янында ат фермасы төзү өчен урын табу. Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы начальнигы Н. Гәрәев һәм "Луч" хуҗалыгы директоры В. Назаровның аңлатуларынча, ипподром янындагы төзелеп бетмәгән биналар беркемнеке дә түгел һәм мөлкәткә тапшырылмаган. Җир белән мәсьәлә башкача, биредә пайчылар белән сөйләшергә кирәк. Ни генә бумасын, хәл алай ук катлаулы түгел һәм барлык мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Хәзер бизнес-план әзерләнә, аның нигезендә ипподром янында 25 баш атка исәпләнгән ат абзары торгызу күздә тотыла. Биредә үк ат мәктәбе булдыру тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә кискен тора: финанслау чыганаклары тулысынча билгеләнмәгән, әмма шуңа да карамастан, дәүләт конюшнясында ат үстерү фермалары оештыруга 56 гариза инде бар, димәк, эш урыныннан кузгалды. Әмма ат-спорт мәктәбе булдыру мәсьәләсе әлегә фикер алышу дәрәҗәсендә. Бу аңлашыла да - шундый мәктәп булдырганчы, иң элек тәҗрибәле, белемле белгечләр тупларга кирәк, ә алар бездә бармак белән генә санарлык. Мәгариф идарәсе ат спорты буенча белгечкә бер ставка бүлеп бирергә әзер, яшьләр бүлеге дә читтә калмады. Нәтиҗәдә,инде киләсе атнадан ук, эшне озакка сузмыйча, атлар булган хуҗалыкларга мәктәп укучылары экскурсияләре оештыра башларга булдылар. Әлеге исемлек зур түгел - Чистай үзәгендә дәүләт конюшнясы, "Йолдыз", "Галактионово" хуҗалыклары. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, ат хуҗалары да читтә калмадылар, Ю. Наумов шулай ук мәктәп укучылары өчен бушлай экскурсияләр үткәрергә әзер. Халык мәшгульлеге үзәгенә ат спорты буенча тренерларны укытуны билгеләргә тәкъдим ителде. "Чистай-2020" программасында инде ат туризмы буенча чаралар язылган. Сәнәгый атлар үрчетү дә күздә тотыла. Хуҗалыкларда 313 баш ат, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 407 баш, барлыгы районда 720 баш ат исәпләнә, шушы сан белән атлар үрчетүне торгызу башланачак. Киләсе елда ит өчен атлар үрчетү үсеш алачак - елына 84 тонна ат ите җитештерү планлаштырылган, әлеге сан, әлбәттә, зур түгел, әмма елдан-ел ул арта гына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев