Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ат үрчетү: Үсеш концепциясе эшләнә

    Ат үрчетүдә Татарстан республикасы үзенең югалткан позицияләрен кайтарырга тиеш. Узган ел ТР Президенты Р.Миңнеханов шундый максат куйды.

    Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов муниципаль районда атлар үрчетү мәсьәләләре буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды. Хәзер программа концепциясе әзерләнә, аның төп максатлары һәм безнең районда тормышка ашыру чыганаклары карала. Башлык иң беренче чиратта игътибар ителергә тиешле моментларны билгеләде. Аерым алганда: хайваннар өчен биналар төзү урыны билгеләргә, кирәкле чыгымнарны санарга. Дәүләт конюшнясы директоры вазифаларын башкаручы Гүзәл Нуриева хәбәр иткәнчә, архитектура бүлеге тарафыннан дәүләт конюшнясының һәм ат спорты буенча мәктәпнең урнашу планы төзелгән, бу районда атлар үрчетү үсешен югарырак күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
    40 урынга конюшня хәзерге ипподром янында урнаштырырга планлаштырыла, бу биредә ат чабышлары белән бергә Сабантуй уздыру мөмкинлеге дә бирәчәк.. Мәсьәлә җиңел түгел, чөнки бик күп килештерүләр төзисе бар, тик республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына программаны тормышка ашыруны сорап мөрәҗәгать итәр өчен аны тиз арада чишәргә кирәк.
    Яңа яки җиһазландырылган бинада ат-спорт комплексы төзергәме? Кая да булса акчаны янга калдырып, бирелгән акчаларны комплексны зурайтырга, биредә административ бина, ат араннарыннан кала башка уңайлыклар булдырырга тотар өчен хәзер төрле вариантлар карала. Ике берәмлекле максат куелган: ат туризмы кертеп, ат үрчетүне һәм ат спорты үстерү. Әгәр программаның беренче өлеше буенча күп сораулар булмаса, ат спорты үстерү буенча барысы да теләкләр дәрәҗәсендә кала. Аерым алганда, урманда атлар йөрер өчен юллар ясау мәсьәләсе, ике ачык манеж, ат чабышлары өчен юллар ясау карала. Автотранспорт тукталашы урынын билгеләү мәсьәләсе каралды, кайбер җирдә асфальт салынган, акчаны күп туздырырга кирәкмәячәк. Шулай итеп, муниципаль районда ат үрчетү концепциясе эшләнә һәм аның төп юнәлешләре буенча эш башлана.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: