Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Храм безнең ярдәмгә мохтаҗ

    Бер елга якын элек дин тотучыларга Елгачылар поселогындагы элек балалар бакчасы урнашкан бинаны биргән иделәр. Хәзер биредә якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә гыйбадәт кылалар. Без Алексий атакай һәм чиркәүгә йөрүчеләр белән гыйбадәт кылганнан соң очраштык һәм әлеге чиркәүне ачуның актуальлеге турында сөйләүләрен сорадык.

    - Без муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка микрорайонда яшәүчеләрнең соравына шундый игътибарлы булганы өчен рәхмәтле, - дип сөйли Алексий атакай. -Иң башта бу бинада семинария урнашкан, биредә тулай торак һәм йорт янындагы чиркәү булган, ул Сергий Радонежский хөрмәтенә изгеләндерелгән. Митрополит Анастасий фатыйхасы белән без Илдус Тәлгать улына православие динендәгеләргә әлеге бинаны тапшыруны сорап мөрәҗәгать иттек һәм үтенеч уңай хәл ителде. Узган елның декабрь башында барлык документларга кул куелды. Күп санда кешеләр җыйган беренче гыйбадәт кылу беренче верба якшәмбесендә булды.
    Чиркәүне ачуда әзерләүдә электр челтәре коллективы һәм шәхсән җитәкче Александр Наумов зур ярдәм күрсәтте. Без Алексеевскидагы изге Алексей чиркәве протоиерие Павелга, Татьяна Цивилинага храмга иконалар тапшырган өчен рәхмәтле.
    Хәзер шәһәрнең Елгачылар поселогы дип атала торган өлешендә элек хатын-кызларның Успенсий монастыре урнашкан. Соңгы вакытта елгачылар клубы булган бина монастырьның аш бүлмәсе булган. Яңа гасыр дингә карашны, күп динле җәмгыятьтә гражданлык килешүе формалашуга рольне үзгәртте. Безнең муниципаль власть ярдәме белән әлеге микрорайонда дини тормышны торгызу мөмкинлеге бар, әлеге бинаны безгә тапшыруларына исәп тотабыз.
    Агымдагы елда әһәмият­ле вакыйга булды, Чистай епархия үзәгенә әверел­де, мөгаен, биредә уку йортлары барлыкка килер, элеккеге традицияләр торгызылыр.
    Чистай һәрвакытта да иганәчелек белән дан тотты, бүген дә аның мисаллары күп. ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков ярдәме белән яңа чиркәү ачылачак, бу православие динендәгеләр өчен зур вакыйга. Сергий Радонежский хөрмәтенә изгеләндерелгән безнең чиркәү дә уртак көч белән яңарыр дип өметләнәбез. Безгә ремонт эшләре, беренче чиратта җылылык үткәрергә кирәк. Гыйбадәт кылуга өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалар белән яшь әти-әниләр килә, безгә җылылык бик кирәк.
    Алексий атакай мөрәҗә­гатенә дин йортына килүчеләр дә кушыла.
    Надежда Лоханова: элек һәр районда да чиркәү бар иде, чыннан да, ул халыкка якын булырга тиеш. Чиркәүгә килүчеләр биг­рәк тә ял көннәрендә күп була, чөнки безнең микрорайон зур. Халык, нигездә, өлкән яшьтәге һәм аларга шәһәр үзәгенә йөрүе авыр. Биредә гыйбадәт кылу изге эш. Монда элек бабаларыбыз гыйбадәт кылган. Безгә мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр җылылык мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәрләр дип өметләнәбез.
    Нина Мартышова: шулай булды инде, хастаханәдә дәвалануда булдым һәм чиркәүгә килеп Аллаһы Тәгаләдән терелергә яр­­дәм итүен сорадым. Безнең микрорайонда чиркәү ачу­лары өчен рәхмәт, бу Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, дини ярдәм табу мөмкинлеге бирә.
    Нина Еремеева: йортымнан ерак түгел генә урнашкан чиркәүгә йөри алуыма шатланам. Еллар үзенекен ала, миңа шәһәр үзәгенә баруы авыр. Гыйбадәт кылуга бару минем өчен бәйрәм. Бинаны чиркәүгә тапшырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм һәм җылылык белән дә мәсьәлә хәл ителер дип ышанам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: