Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Республика конкурсында җиңүчеләр

Шәһәребезнең өч мәктәбе укучылары "Яшь юл хәрәкәте инспекторларының иң яхшы отряды һәм иң яхшы отряд җитәкчесе" дигән республика конкурсында җиңүчеләр дип табылдылар.

Әлеге ярыш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, кызларда һәм малайларда юлда үзеңне имин тоту күнекмәләрен ныгыту, билгеләнгән кагыйдәләрне пропагандалау, грамоталы, дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары - болар иминлек сораулары белән таныш, юл законнарын төгәл үтәүче, яшьтәшләрен дә бәхетсезлектән саклаучы балалар. 5, 16 нчы мәктәпләр "Иң яхшы агитбригадалар" номинациясендә җиңүчеләр арасында аталдылар. "Яшь юл хәрәкәте инспекторларының иң яхшы отряды" номинациясе 4 нче мәктәп укучыларына уңыш китерде, алар юл кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Яшь юл хәрәкәте инспекторларының өч отряды санлы фотоаппаратлар белән бүләкләнде. Булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев