Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Республика конференциясендә лаеклы чыгыш ясадылар

14 чистай укучысы Россия тарихы елына багышланган "Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә" дигән республика тикшеренү-туган якны өйрәнү эшләре конференциясенә чакырылды.

Конференция үзе, оештыручылар сүзләренә караганда, рухи традицияләрне ныгытуга һәм туган мәдәният чыганакларын кайтаруга юнәлдерелгән. Куелган бурычлар арасында - тикшеренү эшенә кызыксыну күрсәтүче укучыларга ярдәм итү, мәктәп укучыларын туган шәһәр, төбәк тарихын өйрәнүгә җәлеп итү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру. Безнең балаларыбыз ""Шәҗәрә", "Сугыш тарихы", "Мәктәп музее", "Әдәби туган якны өйрәнү" секцияләре эшендә уңышлы катнаштылар. Аларның хезмәтләре теманы ачуга җитди якын килү, уйланылган, кызыклы, кыйммәтле мәгълүматлар булуы белән билгеләп үтелделәр. Эльвина Летфуллина, Алинә Сәлахова (Каргалы гимназиясе), Раиса Охотникова (Югары Кондрата) җиңүче дип табылдылар, Альбина Ибраһимова (Каргалы гимназиясе), Юрий Новиков (1 нче мәктәп), Энҗе Кәримова (2 нче гимназия) икенче урынга лаек булдылар. Резидә Нәҗметдинова (1 нче гимназия), Алсу Шәрәфетдинова (Каргалы гимназиясе), Анна Пайтуганова, Надежда Петрова (6 нчы мәктәп), Әдилә Мәхмүтова, Әлфинә Гайсина, Салават Мусин (Татар Сарсазы), Фирүзә Фәйзуллина (Мөслим) конференциядә катнашучы сертификаты алдылар. Малайларның һәм кызларның уңышка ирешүендә аларның педагоглары, фәнни җитәкчеләренең дә өлеше бар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X