Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Яшь галимнәр котлаулар кабул итә

Татарстан Фәннәр академиясендә иң яхшы яшь галимнәрне, шул исәптән Чистайдан да, хөрмәтләделәр.

Нәкь менә биредә студентлар, аспирантлар арасында Николай Лобачевский исемендәге премияне алуга фәнни эшләрнең республика конкурсын тантаналы ябу узды. Әлеге форум 1997 елдан башлап үткәрелә, һәм шул вакыт эчендә биредә 5 меңнән артыграк кеше катнашты. Дөрес, соңгы ике елда ул үткәрелмәде, әмма тиешле республика министрлыклары һәм ведомстволары ярдәме белән яңадан торгызылды.
Лауреатларны хөрмәтләп, Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов: "Безнең планнарыбыз зурдан, без Николай Лобачевский исемендәге премияне алуга конкурс республиканың фәнни калейдоскобында лаек­лы урын алуын телибез",- дип белдерде. А.Н. Туполев исемендәге КДТУның "Восток" филиалы вәкилләренең уңышлы катнашуы шатландыра. Өлкән укытучылар Ольга Шиндор һәм Юлия Ефимова беренче урын алдылар, ә ассистентлар Руслан Зилинский, Сергей Севрюгин, өлкән укытучы Вера Семенова икенче урын алдылар. Чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Татарстан фәненең интеллектуаль резервын ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рәфис Борханов, Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгәров, Казан (Идел буе) федераль университеты президенты Мәкъсүм Сәлахов котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев