Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Республика дәрәҗәсендә танылу

"Кеше тәрбияләргә" дигән республика конкурсы кысаларында республика мәктәпләренең иң яхшы сыйныф җитәкчеләре дигән иҗат ярышы булды. Безнең муниципаль районнан 17 еллык эш стажы булган, 4 нче мәктәпнең 5Б сыйныф җитәкчесе Наталья Рыкалова чыгыш ясады.

Конкурсның алдагы ике - муниципаль һәм зона турларында уңышлы чыгыш ясау Наталья Александровнага республика йомгаклау этабында катнашу хокукы бирде. Казанда 23 иң көчле дәгъвачы очрашты. Беренче көнне катнашучыларга үз-үзеңне тәкъдим итәргә, эссе конкурсында катнашырга, үзләре эшләгән социаль проектны якларга кирәк булды. Икенче көнне мастер-класс булды. Биремнәрнең берсе "Сорау-җавап" принцибы буенча төзелгән һәм "Ачык микрофон" исеме астында узды. Әлеге конкурс уңай хисләр алу, хезмәттәшләре белән аралашу мөмкинлеге биргән. Наталья Рыкалова "Тәрбияләүгә иҗади якын килү" номинациясендә җиңүче булды, аның туган мәктәбеннән килгән теләктәшлек күрсәтү төркеме дә бик актив иде. Котлаулар кабул итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев