Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Проект балалар йортында гамәлгә ашырыла

"Ел студенты-2011" республика конкурсының "Елның социаль проекты" номинациясендә медицина училищесы студентлары Людмила Тихонова һәм Татьяна Тугарова лауреат булдылар.

Бүләкләү "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды, тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Конкурс берничә этапта 16 номинациядә үткәрелде. Читтән торып катнашу турында комиссиягә социаль юнәлештәге 21 проект кергән, дүрт дәгъвалаучы, шул исәптән чистайлылар да сайлау узды. Студентларны Казанга әңгәмәгә чакырдылар. Сораулар көтелмәгән була, эксперт төркеме, йомшак урыннарны билгеләргә тырышып, дәгъвалаучыларның ниятләре җитди булуына инану өчен тест үткәрә. Әмма кызлар теоретиклар гына түгел, ә "риск төркеменә" керүче балалар арасында наркотик чаралар куллануны булдырмау буенча эш алып баручы практиклар булып чыгалар.
Людмила Тихонова һәм Татьяна Тугарова балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән эшлиләр. Кызлар гадәти булмаган эш төрләрен сайлаганнар, лекция һәм сабак укыту ысулларыннан читләшеп, тигез хокукта аралашуны алганнар, балаларны процесс­ка җәлеп итәләр, шуның белән психоактив матдәләрне беренчел куллануны булдырмауны гамәлгә ашыралар. Проектның инновациясе - уен методикалары, әңгәмәне чиратлаштыру - аралашу, социаль роликлар карау һәм фикер алышу, мастер-класслар, спорт чаралары үткәрү, видеороликлар ясау, алар барышында тигезгә тигез принцибы гамәлгә ашырыла. Соңгы максат - риск төркемендәге балаларның яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашуы. Проектның концепциясе һәм аның социаль әһәмияте медицина училищесы студентларына урта махсус уку йортлары арасында лидерлар булырга һәм югары уку йортлары төркемендә лауреат исемен дәгъваларга ярдәм итте. Моннан тыш, кызлар "Наз" хәйрия фондының "Алга адым" республика конкурсында социаль проектны гамәлгә ашыруга грант оттылар, алар "Доброград" җәйге ирекле мәктәптә актив катнашучылар. Людмила һәм Татьяна "Яшәү" ирекле хәрәкәт, педагогия көллияте студентлары, өлкән сыйныф укучылары белән наркотиклар куллануны булдырмауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чараларны алга җибәрүдә үзара тыгыз мөнәсәбәттә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев