Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Мәскәүдән тугыз медаль алып кайтты

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова армрестлинг буенча "Алтын куян" халыкара турнирында төрле дәрәҗәдәге тугыз медаль отты.

Әлеге форум ел саен Мәскәүдә ветераннар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла. Безнең спортчы анда инде унынчы тапкыр катнаша һәм һәрвакытта да уңышлы. Бигрәк тә "Ультрамастеркласс" номинациясендә яулаган бронза медале аңа кадерле, чөнки инвалидлар белән бергә сәламәт кешеләр дә көч сынаганнар. Мәскәү яныннан армспорт буенча дөнья чемпионы Римма Бондарева һәм Яр Чаллыдан Европа чемпионы Ольга Орехова аның көндәшләре булалар. Бу юлы Валентина Алексеевна үзенең күптәнге көндәшен җиңә ала. Ә биш кешедән торган Татарстан командасы турнир йомгаклары буенча Мактау пьедесталының икенче баскычына чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев