Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Көндәшләреннән көчлерәк булдылар

Шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте командасы ХХ юбилей республика спорт фестивалендә җиңүче булды. Чистайлылар ышанычлы рәвештә беренче урынны алдылар, көндәшләрен күпкә артка калдырдылар. Икенче урын алган Казан командасына караганда алар 40 очкога күбрәк җыйдылар. Кем әйтмешли, үз конкурсантларыннан күпкә көчлерәк булдылар. Ә аларның Биектау районындагы "Байтик" сәламәтләндерү лагерена бу юлы 8 шәһәр...

- Без, берсүзсез, үз чыгышыбыздан канәгать, барысы да җиңүгә омтылышларын күрсәтеп тулы көчләренә ярыштылар, - дип сөйли спортчылар турында хөрмәт белән инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова. -Алдынгылар рәтенә чыгу өчен безнең һәрберебез 50гә якын очко җыярга тиеш иде, ә кайберләренә хәтта әлеге чикне узу да насыйп булды.
- Минем белгәнемчә, команданың яңа әгъзалары да үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәр.
- Команданың яртысын яшь спортчылар тәшкил итте, аларга азартлык, абруйлы фестивальдә үз мөмкинлекләрен тикшерергә омтылу кебек сыйфатлар хас. Ирина Горелова һәм Александр Шартовны аерым билгеләп үтәсе килә, алар өчен фестивальдә катнашу үз-үзләрен сынау булды. Бу барыннан да элек, инвалид коляскасындагы кешеләрнең үз авыруларын җиңүе. Ирина бочча (сүз уңаенда спортның параолимпия төре) буенча ярышларда фигуралы йөртүдә икенче урынны алды. Ә Александр мөмкин булган 63 балның 61ен җыйды. Аларның яшьтәшләре Ләйсән Шәрифуллина, Светлана Миңнекиева да яхшы чыгыш ясадылар, команда уңышына үзләреннән өлеш керттеләр. Алар даими рәвештә ярыш тәҗрибәсе туплыйлар, бик активлар.
- Аларның тигезләнер, оптимизм, энергия алырлык кешеләре бар бит...
- Без күңелсезләнеп утыручы кешеләр түгел, бу чыннан да шулай. Яшьләр белән бергә инде тәҗрибә туплаган спортчылар Сергей Макасин (57 очко җыйды), Татьяна Межарева (дартс һәм өстәл теннисы буенча беренче урынны алды), күп кенә абруйлы ярышларда катнашучы һәм призер Елена Гатина катнаштылар.
- Республика, бөтен­россия чемпионатларында, турнирларында төрле дәрәҗәдәге медальләр яулаган титуллы спортчы Валентина Хөснетдинова да катнашты. Афәрин!
- Фестивальгә барырга һәм анда катнашырга ярдәм итүчеләр турында да әйтми мөмкин түгел. Күнегүләр үткәрү өчен бина тәкъдим иткән "Олимп" ДЮСШ директоры Валерий Вагановка, фестивальгә барырга ярдәм күрсәткән социаль яклау идарәсе начальнигы Галина Задворновага рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Билгеле инде, шәхси эшмәкәр Нияз Шакировка матди ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт. Кабат безгә ышанучыларның өметләрен аклавыбызга шатбыз.
- Бездән котлаулар кабул итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев