Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Китапханәчеләрнең экология проекты грант алды

Шәһәр китапханәсе - 37 нче номерлы филиал "Шәһәр китапханәсе" номинациясендә "Иҗади эзләнү" дигән иң яхшы инновацион эшчәнлек проектын эшләгәне һәм тормышка ашырганы өчен ТР Мәдәният министрлыгы премиясе белән бүләкләнде.

"Экомәктәп "Акыллы ябалак" экологик программасы авторлары - китапханәчеләр Елена Быкова һәм Оксана Киреева тарафыннан 4, 13 нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларында тормышка ашырылды. Ул алты көнгә исәпләнгән, үз эченә урман, су, җир, чәчәкләр, хайваннар һәм кошлар көннәрен алган. Һәр көннең үз шигаре, уен-конкурс программасы бар, буклетлар да чыгарылган. Экопроектның максаты табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык хисе күнекмәләренә өйрәтү һәм ныгыту, экологик проблемалар һәм аларны хәл итү юллары белән танышу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев