Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Китапханәче проекты грант отты

Татар Талкышы авылыннан китапханәче Суфия Баһаветдинова эшләгән "Урланган балачак" проекты "РИТЭК" фирмасы грантын отты.

Ул, чыннан да, социаль статус дәгъвалый ала. Автор үз эшен сугыштан соңгы елларда үскән авылдашларына багышлаган. Аларның балачагын бер кайгысыз дип атап булмый, бик күп авырлыклар күрергә туры килгән. Сугыш еллары кайтавазы аларга да килеп җиткән. Аларның хатирәләреннән төзелгән җыентыкка юкка гына "Сугыш еллары кайтавазы" дигән исем бирелмәгәндер. Аны чыгаруда үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәм иткән. Шушы көннәрдә төп геройларын гаилә әгъзалары белән бергә чакырып, аны тәкъдим итү булды. Җыентыкны аларның һәрберсенә тапшырдылар, шулай ук аларга бүләк тә әзерләнгән иде. Тантана сәбәпчеләренә үзәк китапханә җитәкчелеге, Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Вәлиев сәламәтлек, озын гомер теләп мөрәҗәгать иттеләр. Билгеле инде, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев