Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Ирешелгән уңыш–киләчәккә старт

2011 елда агрохимик хезмәт күрсәтү буенча иң зур өлеш керткәннәре өчен "Чистопольагрохим" предприятиесе коллективына кубок һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Җитәкче Шамил Шәйдуллин "Инновацияләр өчен" дигән билге һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде, ә тантаналы хөрмәтләү Казанда "Татагрохим" ААҖнең структур подразделениеләре эшенә йомгак ясау киңәшмәсендә булды.

Яңа ел алдыннан Шамил Зәйнулла улы Шәйдуллин белән очраштык, уңышның нигезләре, предприятиене үстерү перспективалары турында сөйләвен үтендек.
- Безнең активта бу инде икенче кубок, беренчесен 2009 елда алдык. 2010 елда да лидерлар булдык, әмма ул вакытта рәсми йомгак ясау тантанасы булмады. Төп күрсәткеч - бездә җитештерү күләме арта бара. Агымдагы елда ул 45 миллион сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга диярлек югарырак. Хезмәт җитештерүчәнлеге һәр кешегә якынча 850 мең сум, бу 2010 ел дәрәҗәсеннән 146 процентка күбрәк, хезмәт хакы күләме дә арта һәм бүгенге көндә уртача 15 мең сум тәшкил итә.
- Динамикалы үсешнең сере нидә?
- Беренче чиратта производствоны үстерү стратегиясенә инновацион якын килү, перс­пективаларны төгәл күрә белү, эшләү теләге. Безнең предприятие -минераль ашламалар чыгаруны, эшкәртүне, китереп бирүне, басуларга кертүне үз эченә алучы заманча, нәтиҗәле эшләүче комплекс. Чыгару ике карьерда, безнең һәм Яңа Чишмә районнарында алып барыла. Куәтле производство-техник база әлеге, шулай ук Түбән Кама һәм Азнакай районнары хуҗалыкларының известь онына ихтыяҗларын тулы күләмдә тәэмин итәргә ярдәм итә. Соңгы вакытта сату базарлары шактый киңәйде, безнең продукцияне кулланучы Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Әлмәт районнары кулланучылары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Шулай ук мөһим нәрсә - кадрлар потенциалы, ә коллектив бездә тот­рыклы, профессиональ, фирма маркасын тота белә.
Эш бездә сезонлы һәм ел фасылына бәйле булмас өчен транспорт хезмәтләре базарын актив өйрәнү белән шөгыльләнәбез, органик ашламалар, терлек азыгы, бөртеклеләр ташу буенча килешүләр төзибез. Узган ел "Вамин" агрофирмасы өчен терлек азыгы ташу буенча зур күләмдә эш башкардык. Безнең техника кардан чистартуга һәм аны чыгаруга да җәлеп ителде. Безнең клиентларыбыз арасында предприятиеләр, шулай ук шәхси затлар да бар. Коллектив предприятиенең табышлы эшләвенә юнәлеш алган, нәтиҗәдә, һәркем ота. Берничә ел дәвамында республикада иң яхшылар булуыбызда барысының һәм һәркемнең өлеше бар. Чираттагы уңыш - киләчәккә старт мәйданчыгы.
- Сез ун елдан артыг­рак коллектив белән җитәкчелек итәсез, ә сезнең хезмәт биографиягез ничек башланды?
- Ышанмассыз да, мин педагог идем, математика һәм физика укыттым. Ул еллар онытылмаслык булды. Авыл мәктәбендә үземнең булачак тормыш иптәшем, Казан педагогия институтын тәмамлаган кыз Мөнирә белән таныштым. Укытучы - барысын да яки барысын да диярлек эшли белүче аерым кешеләр категориясе. Җырларга, рәсем ясарга, шигырь сөйләргә дә туры килде, педагогтан башка мәктәптә дә, клубта да бер чара да үтми иде. Ә бу минем туган авылымда Гаделшада булды. Яраткан эшемә ун ел вакытымны бирдем, аннан соң партия эше, авыл Советы рәисе булдым. Шактый озак колхоз белән җитәкчелек итәргә "үгетләделәр", сайлап алырга дистәләгән хуҗалык тәкъдим иттеләр. Хәтта тормыш иптәшем миңа йогынты ясасын өчен аны да җәлеп иткәннәр. Ун ел Тукай исемендәге колхоз белән җитәкчелек иттем. Ул вакытлар җиңел түгел иде. Әмма шуны әйтә алам, хәтта ул елларда, күбесе хезмәт хакы алмаганда, без кешеләрне килеп чыккан проблемалар белән ялгыз калдырмый идек, төрле вариантлар табарга тырыштык.
- Узып баручы ел сезнең гаиләгез өчен чын мәгънәсендә йолдызлы булды.
- Әйе, безнең олы оныгыбыз Эльза "Мини-Мисс Татарстана-2011" титулына, күп төрле кубокларга һәм бүләкләргә ия булды, - ди әңгәмәдәшем бәхетле елмаеп, - аңарда миңа караганда алар күбрәк. Безнең кечкенә йолдызыбыз гаиләбезнең горурлыгы һәм өмете, 1 нче гимназиянең бишенче сыйныфында укый, ә барысы да биш яшьтә бал-спорт биюләре белән шөгыльләнүдән башланды. Беренче чыгышлары ук уңышлы булып чыкты, үз-үзенә ышану барлыкка килде. Россия һәм халык­ара ярышларда катнашу җиңү китерде. Һәм "Мини Мисс Татарстана-2010" исеменә конкурс игълан ителгәннән соң күбрәк әбисенең тырышлыгы ярдәмендә катнашырга булдылар һәм Эльза "Элегантлылык" номинациясендә җиңүче булды. Безнең кызыбыз тәэсир калдырган һәм аны Төркиядә узган "Бөтен галәмнең кечкенә Миссы-2010" конкурсына чакырдылар, биредә ул "Бөтен галәмнең кечкенә энҗесе" номинациясендә җиңде. "Россиянең кечкенә гүзәле - 2011" халыкара милли конкурсының "Шарм" номинациясе җиңү алып килде. Оныгыбыз берничә чакыру алды, шул исәптән "Россия Миссы һәм Мистеры-2012" конкурсына, шулай ук Төркиягә һәм Америкага. Бәхеткә, титуллар аның холкына йогынты ясамадылар. Ул элеккечә үк мөлаем, ягымлы, ярдәмчел, ачык күңелле бала. Аның җитди мавыгулары бик күп-теннис һәм йөзү, фигуралы шуу, роликларда йөрергә ярата. Ә иң мөһиме, ул укуга бик җаваплы карый. Конкурслар, ярышлар, болар барысы да бик күп вакыт таләп итә, әмма ул барысына да өлгерә, аның холкы шундый.
- Ә сез нәрсә белән мавыгасыз?
- Балык тотарга яратам һәм әлеге шөгыль үзе тотылган балыкка караганда күбрәк сөендерә. Кайчандыр баянда уйнарга бик өйрәнәсе килгән иде, әмма ничектер җай чыкмады. Бик теләп җырлыйм, әмма иң якын кешеләр янында гына. Гаиләнең уртак мавыгуы - сәяхәт итү, яңа, матур урыннар белән танышу, бу зур шатлык китерә.
Якынлашып килүче Яңа ел белән, яңа җиңүләр һәм казанышлар, иминлек, барлык планнарның тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев