Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Инвалидлар яңа җиңүләр яуладылар

Шәһәр инвалидлар җәмгыяте спортчылары рес­публика дәрәҗәсендә җиңүләр яулавын дәвам итәләр. Менә армрестлинг буенча ТР чемпионатында чистайлылар беренче гомумкоманда урынын алдылар.

Үз үлчәү категорияләрендә хәлиткеч ярышларда җиңеп, Елена Гатина, Елена Ярмөхәммәтова, Анастасия Кулагина, Кәрим Моратов гомуми уңышка үз өлешләрен керттеләр. Бигрәк тә яшь, перспективалы, иң көчле көндәшне җиңә алган кул көрәше остасы Кәримнең чыгышы куандырды. Ерак ара булуга карамастан, Актанышка республиканың төрле районнарыннан йөздән артыграк катнашучы килгән. Чистайны 11 кеше тәкъдим итте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында зона республика спартакиадасында 15 спортчыдан торган безнең команда 19 призлы урын, нигездә, беренче һәм икенче, алды. Һәр ярыш билгеле инвалидлык категориясе булган затлар өчен, аларның потенциал мөмкинлекләрен исәпкә алып, үткәрелде. Грек-рим көрәше, шашка, шахмат, дартс, бочча кебек һәм башка шундый спорт төрләре тәкъдим ителде. Спортчылар барлык ярышларда бик теләп катнашалар, анда бару өчен мөмкинлек кенә булсын, алар үз сүзләрен әйтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев