Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

“Филантроп” конкурсы дипломанты булды

Валентина Солдатова "Филантроп" халыкара конкурсының "Автор җыры" номинациясендә дип­ломант булды.

Ул "Вдохновение" әдәби берләшмәсен җитәкли, шигырьләр, көйләр яза һәм үзе гитарада уйнап бик матур җырлый. Инвалидлар җәмгыяте конкурска аның "Колокольный звон", "Богатыри", "Замечай", "Когда любишь ты сам", "Бесконечно на свете можно только любить" дигән биш җырын җибәрде. Ә "Филантроп" премиясен алуга барлыгы Россиянең 72 төбәгеннән һәм 4 якын чит илдән меңнән артык гариза бирелгән иде. Конкурс ике елга бер тапкыр уздырыла. Бу барлык җәмәгать көчләрен дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауга чакыручы киң күләмле хәйрия проекты, чөнки алар да тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә телиләр һәм яши алалар. Аны оештыручылар булып Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм "Филантроп" коммерцияви булмаган фонды тора. Премияләр мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге аеруча зур казанышлар өчен бирелә. Валентина Солдатова, безнең котлауларны кабул итегез. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев