Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Чистайлы «Хорлар ярышы» шоуында катнашты

«Россия 1» телеканалында «Хорлар ярышы» шоуының икенче сезонында чистайлы Екатерина Макарова катнашты. Проектның асылы шунда, вокал ярышларында үзара ялгыз башкаручылар түгел, ә дуэтлар, трио, квартетлар һәм хорлар ярыша.

Узган елдагы кебек үк анда Россиянең төрле өлкәләрендә һәм төбәкләрендә оешкан сигез коллектив катнаша. Икенче сезонда Алтай һәм Краснодар крае, Воронеж өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, шулай ук Ростов һәм Чиләбе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре җиңү өчен көч сынаша. Һәр команданың үз остазы бар.
Безнең Екатерина Макарова да уңышлы чыгыш ясады. Ул балачактан ук музыка һәм җыр белән мавыга, төрле конкурсларда катнашырга өлгергән. Аны чистайлылар яхшы беләләр һәм яраталар, чөнки Катя концертларда үзенең яңгыравыклы тавышы белән аларны шатландыра. Без Интернет буенча Екатерина белән элемтәгә кердек һәм Мәскәүдә «Хорлар ярышы» шоуының ничек баруы һәм аның турындагы тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
- Мин һәрвакытта да шоу-бизнес дөньясына эләгергә омтылдым, шуңа да «Хорлар ярышы» телевизион проекты кас­тингы турында ишеткәч, көчемне сынап карарга булдым.
Җырчы Жасмин Татарстан командасының остазы булды. Миңа аның концерт номерлары бик ошый, ул һәрвакытта да тере тавыш белән җырлый. Якты, интеллигентлы, киң күңелле кеше. Нәкъ менә әлеге остазда үземнең осталыкны арттырырга булдым, - дип сөйли Екатерина.
Кастинг ике көн дәвамында узды. Үз чиратын көтеп алгач, Катя сәхнәгә чыга , җыр башкара һәм Мәскәүгә чакыру ала.
«Хорлар ярышы. Яңа сезон»ның беренче чыгарылышында ук Татарстан хоры остазы Жасмин белән аның репертуарындагы «ДА!» җырын башкарды.
- Безнең хор - проектта иң яше. Аның составында игезәк кызлар Анастасия һәм Евгения, апалы-энеле Гүзәл һәм Марат бар. Шулай итеп, гаилә хоры барлыкка килгән. Мин сәхнәдә бернинди дә уңайсызлану тоймадым. Булдыра алганча үз эшемне башкарам, аның яхшымы, начармы икәнен сез хөкем итегез. Кешеләргә ошарга тырышырга кирәк. Минемчә, Чистай ягы талантларга бай. Ә иң яхшы тамашачы һәм тыңлаучы башкаладан ераграк урында яши. Мин чистайлыларның, бөтен Татарстанның яклавына исәп тотам,- дип өсти Екатерина.
- Гадәттә мин ялгыз җырлыйм, ә биредә син хорның йөзе, монда кечкенә генә дә хата ясарга ярамый. Безнең белән эшләүче профессионаллар (хормейстер, вокал буенча педагоглар, хореографлар) һәр нотаны, хәрәкәтне чарлап торалар. Билгеле инде, лаеклы чыгыш ясар өчен без күп көч куябыз.
Екатерина Макарова сүзләренә караганда, бу сезонда шулай ук яңалык та барлыкка килгән - алар эфирның беренче көнен Элтон Джон җыры белән тәмамлаганнар. Бер тавыш белән җырлау өчен күпме көч куярга кирәк, ә бу сигез хорда 160 кеше һәм легендар хитны ул тамашачыны яулап алсын өчен яңача башкарырга кирәк. Без моны эшли алдык дип уйлыйм. Һәм без кычкырып тору өчен шундый сүзләр уйлап таптык: «Иң яхшы остаз - җырчы Жасмин. Хорлар ярышында без җиңәчәкбез!» Безнең җанатарларыбыз: «Казан, алга! Җиңү көтә!» дигән сүзләр кычкыралар һәм бу безгә көч бирә.
Без яхшы чыгыш ясадык. Туганнарыбыз, танышларыбыз шалтыратып яхшы җырлавыбызны, безнең чыгышның иң яхшы булуын әйттеләр. Барысына да безнең кечкенә кызыбыз ошаган.
Эш графигыбыз бик киеренке. Хормейстер, вокал буенча укытучылар, хореографлар белән күнегүләр, бик күп репетицияләр. Командабыз үз остазы Жасминның «От любви до любви» альбомын тәкъдим итүдә булды, анда безнең бөтен эстрада, күп кенә танылган кешеләр: Катя Лель, Марк Тишман, Иван Ургант, Александр Цикало, Яна Рудковская, Денис Майданов, Юля Началова, Дима Маликов һәм башкалар катнаштылар. Кайберләре белән фотога төштек, хәтта сөйләштек, алар каршында җырладык. Без остазыбызны яңа альбомы чыгуы белән котладык. Жасмин безгә автографы белән үзенең яңа альбомын бүләк итте.
Коллективларның һәм аларның остазларының катнашы киеренке көрәштә узды. Җырчы Жасмин Татарстаннын үз хоры белән бергә җиңү өчен һәм безнең тавышларны алу өчен көрәште, әмма кызганычка каршы 3 ноябрь көнне Татарстан хоры иң аз тавыш алды һәм ярыштан төшеп калды. Бик кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хорлар ярышы