Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Бөтенроссия олимпиадасында өченче урынны алдылар

Казан милли-тикшеренү университеты - КАИның "Восток" Чистай филиалы командасы гамәли механика (халыкара катнашу белән) буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасында өченче урынны алды.

Олимпиада Санкт-Петербургтагы мәгълүмати технология, механика һәм оптика буенча милли-тикшеренү университетында узды. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан база вузы буларак билгеләнде. Анда Россиянең һәм БДИ илләренең 15 вузыннан иң яхшы, көндәшләргә лаеклы 20 команда катнашты. Түбәндәге өлкәләрдән биремнәр тәкъдим ителде: теоретик механика, материалларның каршы торучанлыгы, механизмнар һәм машиналар теориясе, машиналар детальләре, үзараалмашу нигезләре. Безнең команда биремнәрне уңышлы үтәде һәм бу аларга призерлар арасына эләгү мөмкинлеге бирде. Бөтенроссия олимпиадасында "Восток" филиалы командасы составында Л. Дәүләтшина, Р. Язынина, А. Хатимов, П. Ларин (аларның җитәкчеләре физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Л. Терентьева) чыгыш ясады. Алар белән чыннан да горурланырга мөмкин, чөнки, востоклылар әлеге олимпиадада күп тапкырлар уңышлы чыгыш ясадылар. Булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев