Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Бразилиядән җиңү белән кайттылар

Безнең спортчылар Бразилиядән җиңү белән кайттылар.

Сан-Пауло шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Россиянең җыелма командасы составында безнең дүрт якташыбыз да катнашты. Шунысы куандыра, аларның һәрберсе зур уңышка иреште. Виктория Воронина һәм Владимир Заиконников юниорлар арасындагы беренчелектә ике призлы: беренче һәм икенче урыннар алдылар. Виктория Гаранина юниорлар арасында уң кул һәм сул кул белән ярышуда да беренче нәтиҗә күрсәтте. Аның ике беренче урын! Шуның өстенә Виктория өлкәнрәк көндәшләре белән дә көч сынашты һәм уңышка иреште, дөнья чемпионатында өченче урынны алды.
Халыкара класслы спорт мастеры Радик Камалов дөнья чемпионатында бронза яулады. Остазлары әтиле-кызлы Уразгильдиевлар аларның уңышларын уртаклашалар. Фоат Әнвәр улы үзе Россиянең атказанган тренеры, Чистайда армспорт мәктәбенә нигез салучы. Ә Венера исә Россиянең атказанган мастеры, Бразилиядәге дөнья чемпионатында судья сыйфатында чыгыш ясады. Бу юлы югары халыкара судья категориясе бирделәр. Афәрин! Чистай үз спортчылары белән горурлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев