Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Безне кабат шатландырдылар

Спортчыларыбыз армрестлинг буенча Казанда шәһәр беренчелегендә һәм чемпионатта яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп кабат безне шатландырдылар.

Ярышларга Татарстанның төрле районнарыннан иң көчле спортчылар килде. Алар билгеле җиңүгә өметләнделәр һәм аны киеренке көрәштә яуладылар. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Хатын-кызлар арасында Виктория Гаранина белән Виктория Воронина җиңү яуладылар. Ир-атлар арасында беренче урынны үз үлчәү категорияләрендә Игорь Панов, Иван Соков, икенче урынны Салават Кадыйров, Лев Румянцев алдылар. Әйтергә кирәк, Игорьга аеруча авыр булды, чөнки аның төркемендә 14 кеше чыгыш ясады. Әмма ул чираттагы тапкыр командасына җиңү китерде һәм тренерының ышанычын аклады. Петр Калинин, Вадим Махалов, Евгений Юров дүртенче урынны алдылар.
Юниорлар да өлкәннәрдән калышмады. Өлкән иптәшләренең үрнәге аларны җиңүгә рухландырды. Кызлар да көндәшләрен җиңеп, Мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелделәр. Болар - Альбина Закирова, шулай ук Виктория Воронина һәм Виктория Гаранина. Владимир Заиконников, Илья Рябков, Петр Калинин да беренче урынны алдылар. Илфат Минхәсәпов һәм Александр Лесков икенче нәтиҗә күрсәттеләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
×××
Һәрвакыттагыча безнең кызлар һәм егетләр армрестлиг буенча ТР беренчелеге нәтиҗәсе буенча иң яхшылар булдылар.
Җаваплы ярышларга республиканың 16 районыннан 200дән артыграк катнашучы килде. Чистай армспорт мәктәбеннән ике команда чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, узган ел безнекеләр ике команда кубогы алып кайттылар, кубокларның икесе дә беренче урын өчен. Ә быел егетләр икенче урынны, ә юниорлар беренче урынны алдылар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мактау пьедесталының беренче һәм икенче бас­кычына күтәрелгән спортчылар Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачаклар. Шулай ук алар Татарстанның җыелма командасы составында да урын алдылар. Аларның тренерлары Фоат Уразгильдиев, Венера Уразгильдиева, Радик Камалов спортчыларның уңышларын уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев