Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Без – республикада иң яхшылар!

Безнең җыелма команда авыл хуҗалыгы техникумы, педагогия көллияте студентлары составында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, студентлар, яшьләр берләшмәләре арасында 11 нче республика спартакиадасында катнашты.

Ул 17 команда арасында чемпион булды. Спартакиада үз эченә гомуми физик әзерлекне, җиңел атлетика, ату, аркан тарту буенча ярышларны, шулай ук хәрбиләштерелгән эстафетаны, "Лазертаг" лазер көрәшен алды. Ә алдан ук визит карточкасын әзерләргә кирәк иде.
Педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчеләренә "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәннәре һәм студент яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Спартакиада чемпионнары арасында республиканың иң яхшы атучысы - Татьяна Ерундова, Валентина Мокрова һәм Владислава Лясина гомуми физик әзерлек буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр, Айрат Гатин командада менә дигән оештыру сәләтен күрсәтте, Павел Песчанов, Сергей Охотников - менә дигән "лазертаг"лар. Рәмис Мифтахов (җиңел атлетика), Инсур Галимов (аркан тарту), Илфат Нәҗметдинов (хәрбиләштерелгән эстафета) исемнәрен шулай ук рәхәтләнеп атыйбыз. Аларга җиңел булмады, әмма алар иң яхшы булуларын исбат иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев