Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Алты беренче урынны алдылар

Шәһәр инвалидлар җәмгыяте спортчылары өстәл теннисы буенча республика чемпионатында алты беренче урынны алдылар.

Команданың төп составы сигез кешедән тора, аларның һәрберсе ярышларда менә дигән итеп чыгыш ясый. Сергей Макасин, Алмаз Габитов, Татьяна Межарева, Валентина Хөснетдинова, Ирина Горелова чемпион исеменә лаек булдылар. Анна Макарова һәм Светлана Миңнекиева икенче урынны алдылар. Коляскада йөрүче спортчылар турында аерым әйтәсе килә, алар җиңүгә аерым омтылыш күрсәтеп, уңышка ирешү өчен бөтен көчләрен керттеләр. Булдырдыгыз! Алар беркайчан да тормышка кызыксыну югалтмыйлар, сүз уңаенда әйткәндә, команданың башка әгъзалары да нәкъ менә шундыйлар.
Гомуми авырулары булганнар һәм күрү буенча инвалидлар, терәк-хәрәкәт итү аппараты бозылган катнашучылар арасында ярыш аерым үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X